50 дән артык төре билгеле, Төньяк ярымшарда таралганнар.

ТРда өч төре – меңьяфраксыман гөлбадран (T. achilleifolium) һәм меңьяфраклы гөлбадран (T. millefolium) – Кама аръягында, гади гөлбадран, ягъни кыргый миләш (T.vulgare) барлык районнарда да очрый. Урман читләрендә, үләнле һәм ташлы сөзәклекләрдә, сулыклар янында үсә.

Сабаклары туры, 130 см га кадәр биеклектә, озын шуышма тамырчалы. Яфраклары чиратлашкан, каурыйсыман теленмә. Чәчәк кәрзиннәре ачык сары төстә, ярымшар рәвешендә, калкансыман чәчәк төркемендә. Җимешләре – озын сырлы орлыкчалар. Июнь-сентябрь айларында чәчәк ата, август–октябрьдә җимеш бирә. Вегетатив юл белән үрчи.

Гади гөлбадранның чәчәк төркемендә эфир мае, органик кислоталар, флавоноидлар, дуплау һәм ачы матдәләр бар.

Гөлбадранның чәчәк төркемнәре халык медицинасында ашказаны, баш авыртканда һәм үт кудыру чарасы буларак кулланыла.

Инсектицид.

Меңьяфраклы гөлбадран ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Гади гөлбадран