- РУС
- ТАТ
Табигатьтә, күбрәк Төньяк ярымшарда киң таралган.
Яшь гөмбәнең эшләпәсе ярымшар рәвешендә, үсә төшкәч, кабарынкы җәенке формага керә, 4-20 см диаметрлы, өске ягы – аксылдан караңгы-коңгырт төскә кадәр, аскы ягы – яшь гөмбәнеке ак, өлгергәненеке – яшькелт-соргылт төстә. Аягы 4-15 см биеклектә, түбәнге өлешендә киңәйгән яисә кечкенә мичкәсыман рәвештә. Төсе аксылдан көрәнгә кадәр үзгәрә, өске өлеше ак яисә ачык көрән челтәрсыман сурәтле. ак гөмбә кайбер агач токымнары белән микориза булдыру сәләтенә ия.
ТР территориясендә чыршылыкта ак гөмбә еш очрый. Эшләпәсе ачык-көрәннән куе көрән төскә кадәр. Чыршы һәм чыршы катнаш урманнарда үсә.
Каенлыкта үсә торган ак гөмбә ачык-көрәнсу яисә тонык ак эшләпәле була. Башка гөмбәләрдән аермалы буларак, үлән арасында очрый.
Имәнлектә ак гөмбә зур төркемнәр ясап үсә.
Ак гөмбә башка гөмбәләрдән ак төсе (атамасы шуннан), сындырганнан, киптергәннән һәм пешергәннән соң төсе үзгәрмәве белән аерыла.
Ашарга яраклы, тәмле. Аксым һәм витаминнарга бай. Пешерергә, кыздырырга, маринадларга һәм киптерергә яраклы.
Халык медицинасында киптерелгән ак гөмбә төнәтмәсе өшегән урынны дәвалау өчен кулланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.