- РУС
- ТАТ
режиссёр, ТАССРның, Абхазия АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957, 1990)
1925 елның 29 ноябрендә Украина ССРның Луганск шәһәрендә туа.
1946–1948 елларда Мәскәүдә Бөтенсоюз кинематография институтында укый, 1948 елда Ленинград театр институтына (Л.С.Вивьен курсы) күчә.
Институтны тәмамлаганнан соң (1953), Казан Зур драма театрына җибәрелә.
1953–1958 елларда аның сәхнәсендә 13 спектакль, шул исәптән К.К.Крапиваның «Ахырдан кем көлә?» («Кто смеётся последним?»), В.Гюгоның «Мария Тюдор», В.А.Дыховичныйның «Туй сәяхәте» («Свадебное путешествие»), Ч.Диккенсның «Безнең уртак дустыбыз» («Наш общий друг»), А.Н.Афиногеновның «Үз балаларының әнисе» («Мать своих детей»), К.М.Симоновның «Бер мәхәббәт тарихы» («История одной любви»), С.С.Смирновның «Буг өстендәге ныгытма» («Крепость над Бугом»), В.М.Гусевның «Иван Рыбаков», А.М.Володинның «Фабрика кызы» («Фабричная девчонка»), А.Н.Арбузовның «Ерак юл» («Дальняя дорога») әсәрләре буенча спектакльләр куя.
Персонажларга хас гамәлләрнең психол. сәбәпләренең җентекле эшкәртелеше, киеренке эчке хәрәкәтнең оста бирелеше Петровский спектакльләрендә үзенчәлекле, кабатланмас тышкы форма белән үрелеп бара. Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында (1957) күрсәтелгән «Үз балаларының әнисе» спектакле театр дөньясында киң масштаблы зур вакыйга була.
Кешегә ышаныч, бер үк вакытта үзеңә тапшырылган эшкә җаваплы караш темасы актриса Е.Е.Жилина тарафыннан Лагутина образында ышандырырлык итеп ачыла. Комсомол хәрәкәтендә бюрократизм һәм формализм мәсьәләләрен күтәреп чыккан «Фабрика кызы» спектакле көчле бәхәс тудыра һәм зур иҗтимагый яңгыраш ала.
Петровскийның әхлакый камил шәхес өчен көрәш рухы белән сугарылган спектакльләре Казан Зур драма театрының 1950 еллардагы иҗат мирасында тирән эз калдыра.
Аннан соңгы елларда Петровский Таллин, Волгоград, Львов, Кишинёв, Орёл, Гродно шәһәрләрендәге театрларда эшли.
Киев һәм Кишинёв киностудияләрендә берничә фильм төшерә.
Строева М. Критическое направление ума // Театр. 1957. № 6;
Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.