Биографиясе

1940 елның 23 октябрендә Ташкент шәһәрендә туган.

1965 елда Ташкент туку-тукыма һәм җиңел сәнәгать институтын тәмамлый. 1968 елдан шунда ук эшли, 1985–1995 елларда мамык һәм химик сүс эрләү кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре туку-тукыма сәнәгате машиналары һәм аппаратларына, мамык белән ефәкне беренчел эшкәртү һәм эрләүгә карый.

Чимал мамыкны чистартуның фәнни нигезләрен, фрикцион эрләү теориясен һәм тукыганда артым процессы теориясен төзи. Уйлап табуга 40 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Первичная обработка хлопка: Учебное пособие. Ташкент, 1981 (автордаш).

Теоретические аспекты и практические рекомендации по штапелированию и измельчению отходов натурального шёлка. Ташкент, 1994 (автордаш).

Научные основы производства нетканых прошивных полотен с использованием волокнистых отходов. Ташкент, 1999 (автордаш).