- РУС
- ТАТ
Ветеринария табибе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1942), профессор (1945)
1897 елның 26 декабре, Казан губернасы, Лаеш өязе Пановка авылы –1953 елның 8 мае, Казан шәһәре.
Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1925), шунда ук эшли; 1945–1953 елларда беренче булып үзе оештырган авыл хуҗалыгы терлекләрен тукландыру кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1950–1953 елларда зоотехника факультеты деканы. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында терлекчелек секторын оештыручыларның берсе һәм беренче җитәкчесе.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Хезмәтләре авыл хуҗалыгы терлекләрен тукландыру мәсьәләләренә карый.
Имгәнгән һәм ачлыктан интеккән атларны тукландыру рационын, мөгезле эре терлек, кошларны минераль азык белән тукландыру нормаларын эшли. Татарстанның азык-төлек байлыкларын өйрәнә.
Медаль белән бүләкләнә.
Повышение продуктивности крупного рогатого скота в колхозах. Казань, 1950.
Организация правильного кормления – основа повышения продуктивности животных. Казань, 1951.
Казанский государственный ветеринарный институт имени Н.Э.Баумана (1873–1953): материалы к истории ветеринарного образования в СССР. Кафедра зоогигиены // Ученые записки Казанского государственного ветеринарного института. М., 1956. Т. 63 (юбилейный);.
Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.
Автор – А.А.Барсков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.