Биографиясе

1859 елның 15 гыйнвары, Мәскәү — 1943 елның 31 марты, Экс-ле-Бен, Франция.

Дворяннар нәселеннән.

1882 елда Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1886–1894 елларда рус тарихы кафедрасы приват-доценты.

1905 елда «Коткару Берлеге» («Союз Освобождения») сәяси берләшмәсе эшлеклесе, конституцион демократлар партиясен оештыручыларның берсе һәм җитәкчесе (1907–1918 елларда ҮК рәисе). 3 нче, 4 нче Дәүләт Думалары депутаты (1907–1917). 1917 елның февраль-май айларында Вакытлы хөкүмәтнең тышкы эшләр министры.

Октябрь революциясеннән соң, Аклар хәрәкәте вәкилләре белән хезмәттәшлек итә.

1919 елдан эмиграциядә. 1921–1940 елларда «Последние новости» (Париж) газетасы мөхәррире. Тарихи үсешкә позитивистик карашларда тора, рус историографиясендәге дәүләт юнәлеше һәм «икътисади материализм» йогынтысын кичерә.

Хезмәтләре Россия тарихы, әдәбияты, сәясәте, икътисадына һәм рус революциясе мәсьәләләренә карый. «XVIII йөзнең 1 нче чирегендә Россиядә дәүләт хуҗалыгы һәм Бөек Пётр реформасы» («Государственное хозяйство России в первой четверти XVIII столетия и реформа Петра Великого». М., 1892) монографиясе — Пётр I керткән үзгәрешләрне тикшергән беренче хезмәт. Хезмәт бай архив материалларына таянып язылган һәм Казан губернасы үрнәгендә Россия оешмалары һәм финансларының Пётр I чорындагы дәүләт икътисады белән бәйләнешен ачып бирә. «Рус мәдәнияте тарихы очерклары» («Очерки истории русской культуры», ч.1–3, М., 1896–1903) хезмәтендә Милюков, рус җәмгыяте оешуда дәүләт төп рольне уйный, дип күрсәтә, шулай ук Рус мәдәниятенә Шәрекъ халыкларының мирасы йогынтысын билгеләп уза. «Күчмә тормыш алып барган» төрки халыклар мисалында Милюков борынгы заманнардан алып урта гасырларга кадәр игенчелек һәм күчмә культураларның үзара бәйләнешен тикшерә, Россия дәүләтчелеге оешуда монгол яуларының хәрби төзелештә, идарә һәм финанс өлкәләрендәге ролен күрсәтә. Казан либералларын тасвирлаган «Хатирәләр (1859–1917)» («Воспоминания (1859–1917)», т. 1–2, Нью-Йорк, 1955) авторы. Әлеге хезмәт — XIX йөз ахырында — XX йөз башында Россиядәге иҗтимагый хәрәкәт тарихына кагылышлы әһәмиятле чыганак.

Хезмәтләре

Из истории русской интеллигенции. СПб., 1903;

История второй русской революции: В 3 вып. София, 1921–24;

Россия на переломе. Большевистский период русской революции: В 2 т. Париж, 1927.

Әдәбият          

П.Н.Милюков: Сборник материалов по чествованию его 70-летия, 1859–1929. Париж, 1929;

Историки России XVIII — начала XX вв. М., 1996.

Автор — Е.Б.Долгов