Биографиясе

? – 453 ел.

Һуннарның аннан элегрәк идарәчесе Ругиланың (Руа, Руга) бертуганы Мундцукның улы. Ругила вафат булгач (434), бертуганы Бледа (Билада) белән бергә идарә итә. 445 елда Бледа үтерелгәч, тәхеттә берүзе кала.

Аттила һуннарны куәтле империягә туплаучы буларак таныла. Аттила идарә иткәндә, һун кабиләләре югары иҗтимагый үсеш дәрәҗәсенә ирешәләр. Аттиланың дәүләтенә Иделнең түбәнге өлешеннән алып Рейн елгасына, Көньяк Германиядән Альп тауларына һәм Дунай буйларынача булган җирләрдә яшәүче кабиләләр кергән. Дәүләтнең үзәк каласы Дунайның уң тарафындагы Паннониядә (хәзерге Венгрия белән Сербия җирләре) урнаша.

447 елда Аттила Көнчыгыш Рим империясенә һөҗүм оештыра, Вид елгасы буенда римлыларның армиясен тар-мар итә. Фракия, Иллирия өлкәләрендә 70 ләп шәһәр һәм кальганы яулап ала, Константинопольне камый. Солых килешүе буенча һуннар Дакия (хәзерге Румыния) җирләрен басып алалар һәм даими рәвештә ясак түләтәләр.

451 елда Аттила Көнбатыш Рим империясендә барган сугышта катнаша, гаскәре белән Галлия һәм Бургундиягә бәреп керә. Ләкин Көнбатыш Рим империясе белән аның союздашларының Аэций җитәкчелегендәге берләштерелгән армиясе тарафыннан җиңелә һәм чигенергә мәҗбүр ителә. Тарихта «халыклар сугышы» исемен алган бу орыш хәзерге Труа шәһәре янындагы Каталаун кырында 451 елның 15 июнендә була. Бу зур сугышта җиңелсә дә, Аттила төп көчләрен саклап кала, 452 елда Төньяк Италиягә һөҗүм итә, Аквилья, Верона, Милан, Падуя һ.б. шәһәрләрне яулап ала, Римнан контрибуция түләтә. Шул җиңүләрдән соң Паннониядәге төп шәһәренә әйләнеп кайта һәм тиздән вафат була.

Аттиланың вафатыннан соң һуннар империясе берничә өлешкә таркала.

Европа халыклары риваятьләрендә һәм дастаннарында ул көчле, дәһшәтле һәм бик бай җиһангир буларак тасвирлана. Герман телле язмаларда аның исеме «Атли», «Etzel», датларча Артила, испанча Аттила һ.б. теркәлгән. Аттила халыкларның олуг күченеше чорында тиңдәшсез хәрби җитәкче һәм сәясәтче санала. Хәрби көч, янаулар һәм сатып алулар ярдәмендә күп халыкларны куәтле хәрби-сәяси берләшмәгә туплый ала.

Шулай ук кара: Һуннар.

Әдәбият

Бернштам А.Н. Очерк истории гуннов. Л., 1951.

Movavesi R.G. Attilas Tod in Geschichte und Sage. Bdpst., 1926.

Jhompson E.A. A history of Attila. Oxf., 1948.

Altheim F. Attila und die Hunnen. Baden-Baden, 1951.

Maenchen-Helfen O. The World of the Huns. Berk.-Los Ang.-L., 1973.

Автор – И.Л.Измайлов