1556 –1557 еллардан Верески исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1769 елда авылда Ибраһим Борнаев акчасына авылда 1 нче җамигъ мәчет төзелә. Таш мәчет, Казан төбәгендә беренче таш мәчетләрнең берсе; Петербург бароккосы стилендә дини архитектура истәлеге. Октябрь революциясеннән соң бинасында клуб урнаша, хәзер реконструкцияләү бара.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәдрәсә, 2 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1472,7 дисәтинә тәшкил итә.

1913 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Олы Әтнә волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Түбән Бәрәскә авыл җирлеге үзәге.

1925 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда – җидееллык (яңа бина төзелә), 1970 елда урта мәктәп (1980 елда стандарт бина төзелә) итеп үзгәртелә.

1935 елда – элеккеге 1 нче җамигъ мәчет бинасында клуб, 1937 елда – амбулатория, 1945 елда – бала тудыру йорты, 1952 елда китапханә ачыла. 1952 елда май заводы төзелә.

1930 елда авылда “Таң” колхозы оештырыла, соңрак Ленин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1960 елда аның составына Куйбышев исемендәге колхоз (Олы Бәрәзә авылы) керә. 1984 елда бу составтан “Татарстан” колхозы (Олы Бәрәзә авылы) аерылып чыга. 1999 елдан колхозлар кабат Ленин исемендәге колхоз исеме белән берләштереләләр, 2004 елдан “Ленин исемендәге нәселле терлек үрчетү заводы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы күбесенчә шул кооперативта эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы (1954 елда ачыла, 1995 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты (2012 елда яңа бина төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (1975 елдан) бар. 1993 елда яңа мәчет төзелә.

Авылның төньяк-көнбатыш ягында зиратта XVI йөзгә караган җиде каберташ, шулай ук сәүдәгәр Борнаевлар гаиләсе мавзолее калдыклары табыла.

Күренекле кешеләре

Р.Ә.Бикчәнтәев (1924–1975) – драма актеры, режиссер, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

И.Ю. Борнаев (?–1786) – сәүдәгәр, җир биләүче, меценат. 1774 елда Казанның 1 нче җамигъ мәчетенә кулъязма Коръән бүләк итә; ул йөз ел дәвамында мәхәлләнең иң изге китабы була;

М.Б.Җаббаров (1947 елда туган) – драма актеры, ТАССРның атказанган артисты, ТРның халык артисты;

З.С.Зарипова (1953 елда туган) – Г.Камал исемендәге Татар академия театры драма актрисасы, ТРның халык артисты.

Халык саны

1782 елда – 231 ир заты;
1859 елда – 682,
1897 елда – 930,
1908 елда – 1212,
1920 елда – 992,
1926 елда – 1037,
1938 елда – 1205,
1949 елда – 990,
1958 елда – 768,
1970 елда – 1538,
1979 елда – 671,
1989 елда – 939,
2002 елда – 915,
2010 елда – 881,
2015 елда – 908 кеше (татарлар).