Авыл Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чыпта сугу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, 2 чыпта сугу бинасы, 6 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1461,1 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Алат волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 8 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Түбән Бәрәскә авыл җирлеге составына керә.

1920 елда авылда “XIII лет Октября” колхозы оештырыла. 1964 елда башлангыч мәктәп ачыла. 1979 елда мәктәп бинасы яна. Халкы күбесенчә “Ленин исемендәге нәселле терлек үрчетү заводы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда мәчет бар (1998 елдан).

Күренекле кешеләре

Р.С.Сафин (1951 елда туган) – тренер (чаңгы спорты), РСФСР, ТРның атказанган тренеры, ТРның атказанган физик культура хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 137 ир заты;
1859 елда – 837,
1897 елда – 1122,
1908 елда – 1351,
1920 елда – 1264,
1926 елда – 1153,
1938 елда – 842,
1949 елда – 542,
1958 елда – 411,
1970 елда – 352,
1989 елда – 128,
2002 елда – 97,
2010 елда – 75,
2015 елда – 66 кеше (татарлар).