Тарихы

Беренче тапкыр «Күчереп язучы Н.Обуховның 1599/1600 елларда Казан өязендә сарай биләмәләренә язу, дозор һәм межалау китабы»нда искә алына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Әшнәк, Троицкое буларак та мәгълүм.

Халкы башта сарай идарәсенә карый, 1797 – 1860 елларда удел крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту, балта эше, тимерчелек һәм тегүчелек тарала. Май завды була.

XX йөз башында Троица чиркәве (1791 елда төзелә), земство мәктәбе (1867 елда ачыла; 1886 елда 64 бала укый), су һәм 2 җил тегермәне, 2 сыраханә, казна шәраб кибете һәм 5 вак-төякләр кибете, Өяз халык аеклыгы попечительлеге комитеты уку өе эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3087,8 дисәтинә тәшкил итә.

1890–1917 елларда Троица чиркәвендә рухани булып Рус Әшнәге һәм Шиланка авылларындагы земство мәктәпләрендә укыткан В.П.Соколов хезмәт итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Анатыш волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Рус Әшнәге авыл җирлеге үзәге.  

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Трудовое сознание» колхозы оештырыла. 1932–1952 елларда авылда – «Оборона страны» (беренче рәисе – В.И.Поликарпов), 1953 елдан – «Знамя коммунизма» (авылда үзәк утар урнаша, хуҗалык ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә), 1986 елдан – «Знамя Ленина», 1992 елдан – кабат «Знамя коммунизма» колхозлары, 1994 елдан – «Русский Ошняк» авыл хуҗалыгы кооперативы, 1997 елдан Балык Бистәсе колхозара төзелеш берләшмәсенең шул ук исемендәге ярдәмче хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча «Казан май комбинаты» ачык акционерлык җәмгыятедә, хозяйствах «Назимов Р.К.», «Амербикян Г.В.», «Шәйхетдинов Р.Р.», «Әхмәтов М.А.» крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Бөек Ватан сугышы елларында авылда Мәскәүнең Киров районыннан эвакуацияләнгән 46 нчы мәктәп балалар йорты урнаша (265 бала).

2002 елга кадәр – урта, 2017 елга кадәр тулы булмаган урта мәктәп эшләп килә.

Мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (барысы да – 1988 елда төзелгән мәдәният йорты бинасында), «Нур» мәчете (2015 елдан) бар. Мәдәният йорты каршында 1997 елда мәктәптә оештырылган музей эшли (нигезләүчесе – Н.Г.Бурайкина).

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Рус Әшнәге I, III, IV (Казан яны культурасы) һәм II (Казан яны, Маклашеевка культуралары) туктаулыклары, Рус Әшнәге авыллыгы (монголларга кадәрге болгар чоры) табыла.

Күренекле кешеләре

М.В.Батуров (1857–?) – крәстиян, Казан губернасыннан икенче Дәүләт Думасы депутаты (1907);

Н.Г.Маркова (1960 елда туган) – педагог, педагогика фәннәре докторы;

А.М.Меркушев (1918–1991) – Советлар Союзы Герое, майор, Ленин ордены, Александр Невский, ике беренче дәрәҗә Ватан сугышы, өч Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 409 ир-ат;
1859 елда – 1476,
1897 елда – 2010,
1908 елда – 2345,
1920 елда – 2211,
1926 елда – 2083,
1949 елда – 1136,
1958 елда – 820,
1970 елда – 625,
1989 елда – 474,
2002 елда – 528,
2010 елда – 410,
2020 елда – 398 кеше (руслар – 45%, татарлар – 41%).