Тарихы

Авыл Казан ханлыгы чорыннан билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы татарлар); 50% ка якыны чукындырылган дип исәпләнә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

Мөселман мәхәлләсе XVIII йөз ахырына кадәр барлыкка килә. 1887 елда төзелгән мәчет урынына 1912 елда яңа мәчет салына.

XX йөз башында шулай ук мәдрәсә (1909 елда 25 ир бала һәм 15 кыз бала укый), 3 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 504,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Түбән Урысбага авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Татарстан” колхозы оештырыла. 1958 елдан авыл зурайтылган Тукай исемндәге колхоз (үзәк утары Түбән Урысбага авылында, 1994 елдан күмәк предприятие, 1999 елдан Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте составында (кырчылык).

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты (1987 елдан), “Мөршидә” мәчете (2017 елдан) эшли.

Халык саны

1782 елда — 103 ир заты;
1859 елда — 341,
1897 елда — 573,
1908 елда — 749,
1920 елда — 751,
1926 елда — 745,
1938 елда — 728,
1949 елда — 440,
1958 елда — 274,
1970 елда — 290,
1979 елда — 257,
1989 елда — 147,
2002 елда — 113,
2010 елда — 70,
2018 елда — 58 кеше (татарлар).