Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнары территориясендә, Идел елгасының уңъяк яры буенда урнашкан.

Мәйданы – 53,8 га, шул исәптән урманнар – 9,3 мең га, сулы-сазлыклы җирләр – 60 га.

Елга кондызын һәм тояклы хайваннарны саклау максаты белән 1976 елда оештырыла.

Фауна составында – поши, кабан дуңгызы, кәҗәболан, янутсыман эт, бурсык, сусар, сасы көзән, Америка чәшкесе, ондатра, ак куян, үр куяны, көртлек, соры көртлек.

ТРның Кызыл китабына кертелгәннәрдән – елга каракошы очрый.