ТАССР Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге (Татсоюз) органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1924–1930 елларда Казанда рус телендә, 1925–1928, 1930 елда татар телендә дә нәшер ителә.

1925 елның 8 нче санына кадәр «Кооперативная связь Татреспублики» («Татарстан республикасында кооперативлар бәйләнеше») исемендә чыга.

Төрле елларда мөхәррирләре: И.А.Булгаков, М.Залипский.

Журналга мәкаләләрне, башлыча, Татсоюзның идарә әгъзалары һәм бүлек хезмәткәрләре әзерли.

Юнәлеше

«Вестник Татсоюза» кооперативлар эшчәнлегенә багышланган хөкүмәт документларын һәм Татсоюзның үз карарларын бастыра. Кооперативлар хәрәкәтенең гомуми мәсьәләләрен яктырта, Татсоюз бүлекчәләре һәм контораларының эшчәнлегенә анализ ясый, эштәге кимчелекләрен тәнкыйтьли.

Кулланучылар җәмгыятьләренең эш тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм координацияләүне журнал үзенең төп бурычларыннан саный һәм, кооперативлар хосусый алыпсатарларны (сәүдәгәрләрне) базардан кысрыклап чыгарырга тиеш, дигән фикерне үткәрә.

Укучыларны Татсоюз тарафыннан чыгарылган яңа басмалар белән таныштыра.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов