Биографиясе

1839 елның 16 августы, Казан губернасы, Лаеш өязе Шомбыт авылы — 1900 елның 9 марты, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлый (1961).

1862–1863 елларда Берлин, Дерптта чит ил командировкасында була.

1864–1894 елларда Казан университетында эшли: 1871 елдан медицина химиясе һәм физика кафедрасы (1884 елдан медицина химиясе кафедрасы) профессоры һәм мөдире, бер үк вакытта, 1886–1890 елларда, медицина факультеты деканы, 1887–1889 елларда еш кына вакытлыча ректорны алмаштыра.

Хезмәтләре земство медицинасына, кан биохимиясенә, Казанда су белән тәэмин ителеш мәсьәләләренә карый. «Физиологик химия курсы. 1 нче кисәк» («Курс физиологической химии. Ч.1», 1893) кулланмасы авторы.

Казан табибләр җәмгыяте рәисе, 1899 елдан аның шәрәфле әгъзасы.

Казан университеты каршында Табигыятьчеләр җәмгыятен нигезләүчеләрнең берсе (1869).

Гомеренең соңгы 3 елында Казан шәһәр думасы гласные, шәһәр идарәсе әгъзасы һәм шәһәр башлыгы урынбасары була.

Хезмәтләре                                 

Температура почвы, углекислота и влажность почвенного воздуха, уровень почвенной воды, анализ вод. К., 1875; 

Свойства воды, употребляемой для питья в городе Казани. СПб., 1876; 

Источники водоснабжения г. Казани. К., 1893; 

Питание и пища человека и животных. К., 1899.

Әдәбият                

Зубаиров Д.М. 125-летие основания первой кафедры медицинской химии и физики в России // Казан. медицина журн. 1987. № 3.