Алгы канатларының өске ягындагы, арткы канатларының тышкы каймасындагы аркылы кызыл сызымы белән аерыла; канат җәеме 6 см га кадәр.

Татарстанның барлык территориясендә очрый. Һәрвакыт күчеп йөри. Язын Урта диңгез буеннан очып кайта, җәй дәвамында көз көне көньякка очып китүче бер буын үстерә. Кайвакыт кышлый.

Якты урыннарда: урман аланнарында, болыннарда, басуларда, еш кына шәһәр зонасында чәчәк клумбаларында һәм паркларда очрый. Күбәләк корты кычытканда һәм шайтан таягында үсә.

Адмиралның саны шактый күп, ләкин гел күчеп йөрүе сәбәпле аны очратуы кыен. ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).