Эчтәлек

1937 елның 27 сентябрендә Арча районы Иске Йорт авылында туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1960), «Социалистик Татарстан» газетасында эшли.

1962–1988 елларда Казан телевидение студиясендә өлкән мөхәррир, баш мөхәррир. 1990 елдан «Шәһри Казан» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөхәррире, баш мөхәррир урынбасары. 1998–2001 елларда «Татарстан» журналы баш мөхәррире урынбасары, 2001 елдан — «Хокук һәм хәят» журналында. «Советская Россия», «Советский спорт» газеталарында, «Советское радио и телевидение» журналында мәкаләләре басыла.

ТРның күренекле эшлеклеләре, шул исәптән В.Н.Лихачёв, Ф.Х.Мөхәммәтшин, Ә.Г.Кәримуллин, М.Г.Мөлеков, Р.Г.Юсупов, ТР мөстәкыйльлеге турындагы очерклар авторы.

«Татарстан — минем республикам», «Безнең замандаш», «Сәяси портретлар» телетапшырулары, цикллар, җирле һәм Үзәк телевидение өчен «Татарстан сугыш һәм тынычлык юллары буйлап», «Органик синтез» һ.б. документаль фильмнар авторларының берсе.

«Шәһри Казан» газетасы, «Казан утлары», «Татарстан» журналларында басылган очерклар циклы өчен (1991, 1999, 2000) ТРның Журналистлар берлеге бүләгенә лаек була.

«Бөек Тукай ватаны син, Арча» (2007), «Татарстан Республикасы Югары Советы журналистлар күзлегеннән» (2007) һ.б. җыентыкларны туплый.

Медальләр, ТРның Мактау грамотасы (2000) белән бүләкләнә.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.