Биографиясе

1943 елның 3 сентябрендә Ульяновск өлкәсенең Инза районы Шлемасс авылында туган.

1968 елда Ульяновск политехника институтын тәмамлаганнан соң, Ульяновск механика заводында эшли, аннары Мәскәү радиотехника, электроника һәм автоматика институтында өлкән инженер.

1981 елдан Мәскәү приборлар төзү һәм мәгълүмат университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре микродулкын диапазонында махсус техника, автоматикада электроадгезияле универсаль җайланмалар төзүгә; электрон техника эшләнмәләрен җитештерүдә югары экологик чиста технологияләр эшләүгә карый.

Бүләкләре

СССР ВДНХның алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Бесприклеечная технология и энергоматериалосберегающие устройства автоматизированных линий. М., 1991.

Электроадгезионные захваты и закрепляющие устройства гибких производственных систем. М., 1991.

Автоматизация технологии производства электронной техники. М., 1992.