Микро- һәм макроклимат арасындагы арадаш халәтне биләүче җирле климат — мезоклиматның бер өлеше. Мәсьәлән, урман массивы мезоклиматында урман буйлары, аланнары, ызаннары һәм башкалар.

Микроклиматны аералар; шәһәр яки аның районнары мезоклиматында — мәйдан, урам, сквер, ишегалды һәм башка. Микроклимат үзенчәлекләренең үзгәреше (туфрак һәм һава температурасы, дымлылык, җил тизлеге һәм башка) климатик зоналар арасындагы күчеш үзгәрешләреннән дә көчлерәк булырга мөмкин. Мәсьәлән, текәлек 5-8° булганда, төньяк һәм көньяк сөзәклекләр арасында туфрак өслегенең температура аермасы, көньяк сөзәклекләрдә кояш радиациясе күләме зур булганлыктан, язын һәм җәен 10–15 °C ка җитәргә мөмкин.

Рельефның батынкы урыннарында язгы-көзге кыраулар ихтималы зур. Күлләрдә бозның озак эремәве сәбәпле, яр буендагы агачларда вегетация чоры тоткарлана. Үсемлекләр үсеше өчен уңай тәэсир ясап, язын калкулыкларның ышык сөзәкләрендәге кар туфракта дымны җилләнә торган сөзәклекләр белән чагыштырганда озаграк саклый.

Шәһәрнең читенә караганда аның үзәк өлеше һәрвакыт җылырак. Яр буе зонасы мезоклиматына һәм микроклиматка Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының йогынтысы күпьяклы. Язын һәм көзен сусаклагычлар янында һаваның уртача айлык температурасы 3-5 °C ка югары, җәен 1-2 °C ка түбән.

Аяз, җилсез көндә микроклимат үзгәрешләре арта, болытлы һәм җилле көндә тигезләшә; биеклек арту белән, туктала. Микроклимат үзенчәлекләрен исәпкә алу авыл хуҗалыгы культураларын үстерү, мелиорация үткәрү, сәнәгать объектларын һәм торак пунктларны урнаштыруда зур әһәмияткә ия.