Биографиясе

1897 елның 13 ноябре, Казан губернасы, Колай волосте Колай авылы – 1957 елның 5 октябре, Казан.

Казан архитектура-сәнгать остаханәсен тәмамлый (1926). П.П.Беньков, В.К.Тимофеев шәкерте.

Шәһәрнең урта мәктәпләрендә рәсем дәресләре бирә.

1933 елдан «Татхудожник»та эшли, бер үк вакытта Казан сәнгать училищесендә укыта (1937–1939).

ТатАХРР (1925–1928), 1936 елдан Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Иҗаты

Д.П.Архипов иҗаты 1930–1940 елларда Татарстанда сынлы сәнгатьнең формалашуын, шул чорның әйдәүче жанры булган тематик картиналарның үсешен чагылдыра («Чалгычылар», 1924; «Печән өсте», 1925; «Силос салу», 1931).

Д.П.Архипов рәсем һәм график портрет жанрын үстерүгә өлеш кертә. Архиповның иң яхшы әсәрләре нечкә психологик төсмерләр ярдәмендә ачылган образлары белән аерылып тора («Атказанган артист Туишев», 1934; «Хатын портреты», 1936; «Автопортрет», 1942; «Сынчы С.С.Ахун портреты»; 1945; «Композитор Н.Җиһанов портреты», 1950).

Күргәзмәләре

1925–1955 елларда Казанда үткәрелгән республика, өлкәара күргәзмәләрендә, 1957 елда Мәскәүдә уздырылган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы күргәзмәсендә катнаша.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать һәм ТР Милли музейларында, Түбән Новгород өлкәсенең туган якны өйрәнү музеенда саклана.

Әдәбият

Художники народов СССР: биобиблиографический словарь. М., 1970. Т. 1.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Автор – Е.П.Ключевская