Актерлык сәнгатенең үзенчәлеге шунда: актер образны тавышы, мимикасы, хәрәкәтләре белән тудыра, сәхнә образы иҗат процессында гына яши, спектакль тәмамлангач юкка чыга.

Актерлык сәнгатенең идеологик һәм мәгънәви нигезе булып драма тора (музыкаль спектакльдә либретто һәм музыкаль партитура), әмма үзенең башлангыч чорында актерлык сәнгате импровизация формасында яшәгән, актерлар сюжет кысаларында барлыкка килгән текстны сөйләгәннәр. Татар халык иҗатында шамакайлар сәнгате, һәвәскәр спектакльләрдә уйнаучы шәкертләр сәнгате, рус халык иҗатында көлдерүчеләр (скоморохлар, мәзәкчеләр) сәнгате шундыйлардан.

Барлыкка килүе, үсеше

Актерлык сәнгате уен-көлкеле йолалардан килеп чыга, һәм аларда катнашучылар барысы да актерлар (французча acteur, латинчадан actor – хәрәкәт итүче, эшлекле) дип атала.

Һөнәргә өйрәнү баштарак бер-берсеннән тәҗрибә алу юлы белән бара, ә XVI йөздә актерлык сәнгатенә монастырьда, аннан соң дөньяви театр мәктәпләрендә өйрәтә башлыйлар.

Петр I боерыгы белән 1721 елда басылып чыккан «Рухани коллегия регламенты» нигезендә Казан руханилар семинариясендә эшләгән педагог һәм драматург В.Я.Свентицкий 1723–1728 елларда семинария укучыларын халыкка «комедия акцияләре» күрсәтергә өйрәтә.

Ләкин XIX йөз дәвамында Казан шәһәр театрында уйнаучы актерларның күпчелеген махсус белеме булмаган һәвәскәрләр тәшкил итә. XIX йөз ахырында гына театрга Петербург һәм Мәскәү театр мәктәпләрендә укыган актерлар килә башлый.

Казанда да актерлык сәнгатенә профессиональ нигездә өйрәтүче театр мәктәпләре, драма курслары, студияләр ачыла.

Җәмгыять тормышын чагылдыруны бурыч итеп куйган актерлык сәнгате җәмгыятьнең идеологик һәм эстетик ихтыяҗына һәм зәвыгына бәйле рәвештә өстенлек иткән эстетик юнәлешләрнең таләпләренә буйсынып үзгәрә. Классицизм, сентиментализм, романтизм чорлары актерлык сәнгате шул чорларга хас үзенчәлекләре белән аерылып тора.

1830 еллар ахырыннан актерлык сәнгатенә тормышны дөрес чагылдыру таләпләре куела. Актерлык сәнгате тормышчанлык принцибына йөз тотып корыла башлый. Актерлык сәнгатендә бу принципны катгый һәм эзлекле үткәрүче М.С.Щепкин була, 1830 еллар ахыры – 1840 еллар башында аның Казанда ясаган чыгышлары сәхнәдә реализм принцибын ныгытуда мөһим роль уйный.

Казан театрларында төрле елларда уйнаган Н.К.Милославский, П.М.Медведев, П.А.Стрепетова, М.И.Писарев, Е.Б.Пиунова-Шмидгоф, В.И.Качалов, А.И.Каширин, Н.И.Собольщиков-Самарин, соңрак Ф.В.Григорьев, Г.П.Ардаров, Е.Е.Жилина, Н.И.Якушенко, Е.В.Лисецкая, С.Айдаров, Х.Әбҗәлилов, Ф.Ильская, З.Солтан, В.А.Чернецкий, М.П.Неменко-Бабковская, В.И.Улик, Ю.С.Федотов, Ш.Әсфәндиярова, Е.А.Кузин, Г.Ибраһимова, Ф.Халитов, Г.Шамуков һ.б. артистлар иҗатында реализм принцибы үсеш ала.

Актерның осталыгын күзаллау аның рольне башкарганда иҗтимагый фикерне, алдынгы идеяләрне җиткерүенә, сәхнәдә характерның аерым бер тибын гына түгел, бәлки реалистик гәүдәләндерү чарасы аша аның артында торган социаль күренешне чагылдыра алу сәләте белән дә бәйләп карала башлый. Актерлык сәнгатенең иҗтимагый әһәмияте аны бәяләү критериенә әверелә; актер – үз чорының, үз буынының алдынгы гуманистик идеяләрен чагылдыручы. Актерлык сәнгате тормышка максималь якынлаша, актердан сәхнәдәге драматик вакыйгага карата булган эмоциональ кичерешләрнең чынлык иллюзиясен тудыру сорала. Шул ук вакытта актерлык сәнгатенең үсешен билгеләүче реалистик принциплар аерым характерларны яки тормыштагы вакыйгаларны сурәтләгәндә күпмедер дәрәҗәдә романтик күтәренкелеккә дә урын калдыра. Бу, мәсәлән, Н.К.Милославский яки Г.П.Ардаров кебек кайбер актерларның иҗатына аерым, үзенә бер төрле сәнгатьлелек өсти.

Татар театрында

Татар театрында Актерлык сәнгате башта халык чичәннәре һәм шамакайлар иҗатында, шәкертләр театрында үсеш ала.

XIX йөз азагы – XX йөз башында татар интеллигенциясе арасында өй театрлары барлыкка килә. Аларда артистлар сыйфатында студентлар, гимназия укучылары, мәдрәсә шәкертләре, сәүдәгәрләр катлавыннан чыккан алдынгы карашлы яшьләр, шул исәптән кызлар да чыгыш ясый. Киң катлау халыкка күрсәтелгән шундый спектакльләрнең берсе – шамакайлар һәм шәкертләрнең импровизациягә корылган сәнгатеннән аермалы буларак, Европа, аерым алганда рус театры үрнәгендә формалашканы – татар профессиональ театрының башлангычы булып исәпләнә (кара: Театр).

Татар актерлык сәнгатенең формалашуы, рус театрындагы кебек үк, тормышны реалистик чагылдыру, гәүдәләндерелгән персонажның эчке дөньясына үтеп керү юлыннан бара. Г.Кариев, З.Солтанов, Г.Болгарский, Б.Тарханов кебек актерлар, зур социаль көчкә ия булган һәм ышандырырлык образлар тудырып, яңача гәүдәләндерүгә һәм чын тормыш чынбарлыгына омтылып, үз иҗатларында төп игътибарны дөреслеккә охшатып иҗат итүгә бирәләр. С.Гыйззәтуллина-Волжская, М.Мутин, Ф.Ильская, киресенчә, театрдан эмоциональ тәэсирлелек, хисләр күтәренкелеге таләп итеп, төп игътибарны геройларның эчке дөньясын ачуга юнәлтәләр. Татар театрында алар иҗаты тәэсирендә актерлык сәнгатенең героик-романтик мәктәбе формалаша. Соңрак, мәсәлән, Х.Әбҗәлилов кебек кайбер актерларның иҗатында бу ике юнәлеш бергә кушыла.

Татар актерлары үз сәнгатьләре белән алдынгы идеяләр алып киләләр, шул рәвешле татар милләтенең үзаңы үсү, үз-үзен раслау, җәмгыятьне төрле юк-барга ышанулардан арындыру, башка халыкларның, барыннан да элек Европа халыкларының мәдәниятләрен якынайту процессында зур роль уйныйлар.

Татар актерлары, рус сәнгате казанышларын, шул исәптән К.С.Станиславский тәгълиматын иҗади үзләштереп, сәнгатьлелекнең традицион чараларын кулланып, үзенчәлекле, якты һәм тирән, заманча сәнгать формалаштырып, Актерлык сәнгатенә милли үзенчәлек бирәләр.

К.Тинчурин, Ш.Шамилский, Х.Уразиков, К.Шамил, Камал III, Г.Булатова, Г.Шамуков, Ф.Халитов, Ш.Биктимеров, Р.Җиһаншина, Ш.Әсфәндиярова, В.Минкина, Р.Таҗетдинов, Р.Шәрәфиев, Ә.Шакиров, Н.Дунаев, Н.Ихсанова, А.Гайнуллина, И.Хәйруллин кебек актерларның иҗаты татар милли театрының үзенчәлекле һәм кабатланмас культурасын формалаштыра һәм дөнья театр сәнгатен баета.

Әдәбият

Татар Совет театры. Казан, 1975.

Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1988.

Крути И. Русский театр в Казани. М., 1958.

Илялова И. Театр имени Камала. Казань, 1986.

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. Казань, 1991.

Театральная энциклопедия. М., 1963. Т. 2.

Авторлар – Ю.А.Благов, И.И.Илялова