Биографиясе

1890 елның 27 апреле, Казан 1963 елның 29 гыйнвары, Украина ССРның Винница шәһәре.

1922 елда Казан Зур драма театры каршындагы З.М.Славянова җитәкчелегендәге студияне тәмамлый (педагоглары В.С.Зотов, В.И.Окунева, Е.М.Лидова, Ю.В.Соболев).

1921 елда Казан Зур драма театрында беренче ролен башкара (Саша «Иванов», А.П.Чехов) һәм театр труппасына кабул ителә.

1936 елдан Архангельск шәһәре театрында.

1942 елдан яңадан Казан Зур драма театрында.

Иҗаты

Сәхнәдә эшли башлаган елларыннан ук үзен көчле, үзенчәлекле актриса итеп таныта.

Героинялар рольләрен башкара (Авдотья Романовна, Варвара Ардалионовна «Җинаять һәм җәза», «Идиот», Ф.М.Достоевский; Чуха «Петербург җимерекләре», В.В.Крестовский; Василиса «Василиса Мелентьева», А.Н.Островский).

Комик характердагы, гади халыктан чыккан үткен акыллы, тормыш авырлыкларына бирешмәүчән, юмарт күңелле, юмор хисенә бай образларны тудырганда аеруча зур уңышка ирешә.

Настасья Гулячкина («Мандат», Н.Р.Эрдман), Марья («Любовь Яровая», К.А.Тренев), Варвара Шишкина («Җир тетрәү», П.С.Романов), Лиза Гракова, Аглая («Константин Терёхин», «Рельслар гүли», В.М.Киршон) образлары Жилина башкаруында төгәл социаль характерлары белән аерылып тора.

Классик драматургия образлары өстендә эшләгәндә актрисага җете ачык буяулар куллануы, сөйләм интонациясенең байлыгы, персонажларының тышкы кыяфәтләрендәге детальләрне төгәл чагылдыра алуы ярдәм итә: Феклуша, Анфуса Тихоновна, Коринкина, Огудалова («Яшенле яңгыр», «Бүреләр һәм сарыклар», «Гаепсездән гаеплеләр», «Бирнәсез кыз», А.Н.Островский), Акулина Ивановна, Василиса («Мещаннар», «Тормыш төбендә», М.Горький), Марселина («Фигароның өйләнүе», П.Бомарше).

Берничә штрих белән Жилина теге яки бу героиняның биографиясен генә түгел, әхлакый нигезләре белән бергә бөтен бер чорны гәүдәләндерә (Графиня әби «Акыллылык бәласе», А.С.Грибоедов; Бочкарева «Платон Кречет», А.Е.Корнейчук). Жилина образны ачканда комик хәлләрне бик оста куллануы белән гаҗәпкә калдыра (Караулова «Чит кеше баласы», В.В.Шкваркин һәм башкалар).

19401950 елларда аның иҗат диапазоны киңәя, ул драматик рольләрне ешрак уйный башлый. Харитонова («Рус кешеләре», К.М.Симонов, 1942), Таланова («Ябырылу», Л.М.Леонов, 1943), Полозова («Мәскәү характеры», А.В.Софронов, 1948), Агриппина («Мәскәүдә таң ата», А.Суров), Параскева Димитрова («Лейпциг, 1933», Л.В.Компанейц, Л.И.Кронфельд), Орта («Ис әйдә, җил, ис», Я.Райнис, барысы да 1951) образларында актриса хатын-кызның күпкырлы рухи дөньясын, аның үз-үзен корбан итәргә сәләтле булуын, чыдамлылык, батырлык, үз дәрәҗәсен белү, тормышны ярату, эчке бәйсезлек кебек сыйфатларын чагылдыра.

Екатерина Ивановна Лагутина («Үз балаларының анасы», А.Н.Афиногенов, 1955) образы Жилина башкаруында халыкның иң яхшы сыйфатларын үзендә туплаган, зирәк акыллы Ана булып күз алдына килеп баса.

Тискәре образларны уйнаганда актрисаның иҗаты сатирик гротеск төсмере ала. Мещаннарның мәгънәсезлек, җайлашучанлык, байлыкка табыну, кәпрәю, үзләрен зурга кую кебек сыйфатларын аяусыз фаш итә. Анна Андреевна, Коробочка («Ревизор», «Үле җаннар», Н.В.Гоголь, 1944, 1952), Глафира Глумова, Чебоксарова («Һәр акыл иясен дә гадилек җиңәр», «Котырган акчалар» А.Н.Островский, 1946, 1948), Полина Бардина («Дошманнар», М.Горький, 1952), Диана Михайловна («Фамилияләрен әйтмичә», В.П.Минко, 1953) образлары Жилина тарафыннан, кеше характерының бөтен нечкәлекләрен белеп, бик оста эшләнгәннәр.

Рус реалистик мәктәбенең күренекле остасы Жилинаның чын халыкчан иҗаты театр сәнгатен баета, Казанда театр культурасы үсешенә сизелерлек йогынты ясый.

Актриса Бережкова («Текә яр», И.А.Гончаров романы буенча), Фелицата, Домна Пантелеевна, Галчиха («Дөреслек яхшы, ә бәхет яхшырак», «Талантлар һәм аларга баш иючеләр», «Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский), Квашня, Целованьева, Захаровна («Тормыш төбендә», «Зыковлар», «Карт», М.Горький), Наталья Ковшик («Балан куаклыгы», А.Е.Корнейчук), Лукерья («Бирнәле туй», Н.М.Дьяконов) рольләрен дә башкара.

Бүләкләре

1935 елда беренчеләрдән булып аңа ТАССРның атказанган артисты исеме бирелә.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Авдеев А. Е.Жилина. К., 1957; Народные артисты. К., 1980;

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор Ю.А.Благов