Биографиясе

Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Хәлил Әбҗәлилов. 2023

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

1896 елның 17 сентябре, Оренбург губерниясе, Шарлык өязе Мостафа авылы – 1963 елның 18 марты, Казан.

Хезмәт эшчәнлеген 1906 елда башлый.

1916 елда Оренбургтагы «Ширкәт» татар театр труппасына керә. 19181920 елда Оренбург шәһәрендәге «Көнчыгыш театры»н оештыручыларның берсе, анда актер, режиссер.

19201922 елда Бохара һәм Хива шәһәрләрендә үзбәк театрларын оештыруда катнаша.

19231924 елда Әстерхан театрында эшли.

19241928 елларда Бохара киностудиясендә «Үлем манарасы» (атаман Курбаши), «Рават шакаллары» (Абдул Нәби бай), «Мәчет гөмбәзләре астында», «Өсте ябулы фургон», «Махау авырулылар», «Икенче хатын» һәм башка фильмнарда төшә.

1928 елда Казанга Татар академия театрына чакырыла.

Әбҗәлилов Казан һәм республиканың иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнаша: 19411953 елларда Бөтенсоюз театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе, Бөтендөнья Тынычлык советының Совет комитеты әгъзасы.

19471959 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Иҗаты

Татар сәхнәсенең әйдәп баручы осталары янында ул яңа система буенча эшләргә өйрәнә, рольнең психологик тирәнлеген һәм тышкы кыяфәттәге аерым детальләрнең төгәллеген үзләштерә. Актер беренче рольләреннән үк зур уңышка ирешә Боцман («Разлом», Б.Лавренев, 1928), Бәдри («Галиябану», М.Фәйзи, 1929), Карт артельщик («Козгыннар оясында», Ш.Камал, 1929).

Эчке үзгәрешләрне бирү техникасын эшләгәндә Әбҗәлилов үз героена хас һәр гамәлнең логикасын өйрәнә, көчле тәэсир итү чараларын эзли, бигрәк тә тискәре характерлы геройларны гәүдәләндергәндә гипербола һәм ачык буффонада алымнарын киң куллана. Аның башкаруында Сираҗетдин роле гротесклы фигурага әверелә («Банкрот», Г.Камал, 1933), музыкант Миллер роле чын трагизм белән уйнала («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер, 1934).

Алдагы эшләрендә актер төп игътибарын образның эчке тормышын тәфсилләп эшләүгә юнәлтә. Профессор Мамлок (шул исемендәге әсәр, Ф.Вольф, 1935), Яков Бардин («Дошманнар», М.Горький, 1936) рольләре ышандырырлык итеп башкарыла.

Бу чорда Әбҗәлилов авыл крәстияне Биктимер образын («Ташкыннар», Т.Гыйззәт, 1937) уйнап зур уңышка ирешә. Бу образ аша халыкның үзаңы үсүе, рухи яңарышы процесслары һәм геройның эчке дөньясының үзгәрүе күрсәтелә.

Ул иҗат иткән Хуҗа Насретдин образы (шул исемендәге спектакль, Н.Исәнбәт, 1940) заманында зур вакыйга буларак кабул ителә, бу роль өчен Әбҗәлилов РСФСРның атказанган артисты исеменә лаек була (1940). Аның башкаруында Хуҗа Насретдин зирәклек һәм оптимизм, тапкырлык, халык рухының җиңелмәслеге үрнәге булып гәүдәләнә.

Әбҗәлилов башкарган Лир образы («Король Лир», У.Шекспир, 1944) үзенә бер төрле үзенчәлеккә ия. Король образы өстендә эшләгәндә, фәлсәфә һәм лириканы бергә кушып, аның тормышны танып белү процессындагы газаплануларын, тиз ышанучан атаның яраткан кызлары тарафыннан алдануын тану фаҗигасен актер гаять оста чагылдыра.

Насретдин, Биктимер, Лир рольләрендә Әбҗәлилов катнашкан спектакльләр 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы вакытында күрсәтелә. Актерның Мисбах ролен («Җилкәнсезләр», К.Тинчурин, 1958) башкаруы да бик югары бәяләнә.

Татар сәхнә сәнгатенең иң зур осталарыннан берсе буларак, Әбҗәлиловның үз иҗаты күп еллар буе театрның үсеш дәрәҗәсен билгели. Актер иҗат иткән һәр образ тирән фикер, социаль характеристиканың төгәллеге, гражданлык пафосы белән аерылып тора. Комик гротеск чараларына һәм күтәренке трагизмга бертигез дәрәҗәдә ия булган хәлдә, К.С.Станиславский системасы буенча психологик анализлау осталыгын һәм милли башкару культурасы традицияләрен иҗади һәм табигый рәвештә файдалана.

Башка рольләре: Акбердин («Кандыр буе», К.Тинчурин), Чадов («Тормыш чакыра», В.Билль-Белоцерковский), Яго («Отелло», У.Шекспир), Клоун («Салют, Испания!», А.Афиногенов), Шмага, Кучумов («Гаепсездән гаеплеләр», «Котырган акчалар», А.Островский), Кәрим бай («Бәхетсез егет», Г.Камал), Гыйльманов («Миңлекамал», М.Әмир), Захар Бардин («Дошманнар», М.Горький).

Бүләкләре

1939 елда Әбҗәлиловка ТАССРның атказанган артисты исеме бирелә.

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1958).

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанның Горький урамындагы 1940 елдан Әбҗәлилов яшәгән 17/9 йортка мемориаль такта куела, шәһәрнең бер урамына аның исеме бирелә.

Әдәбият

Крыжицкий Г. Корифей татарского театра // Театр. 1959. № 4;

Народные артисты. К., 1980;

Кумысников Х.Л. Халил Абжалилов. К., 1984.

Автор Х.Л.Кумысников.