Биографиясе

1946 елның 17 октябрендә Зәй районы Поручиково авылында туган.

1970 елда Казан авиация институтын тәмамлый, шунда ук эшли, 1989–1995 елларда җылылык техникасының теоретик нигезләре кафедрасы мөдире, профессор (1988), 1995–2007 елларда проректоры, 2007–2011 елларда ректоры, 2013 елдан – президенты.

Хезмәтләре җир өсте, авиация һәм космик транспорт, шулай ук лазер техникасындагы энергетик җайланмаларда җылылык физикасы процессларын суыту һәм термик стабильләштерү системаларын оптималь проектлаштыруга карый.

Ю.Ф.Гортышов сәнәгый җылылык алмашу җиһазларын проектлаштыру һәм хисаплауның фәнни нигезләрен һәм ысулларын эшли. Конструкцияләр элементларының суыту системаларын оптималь проектлаштыруны тәэмин итә торган математик һәм программа эшләнмәләр тәкъдим итә. Сәнәгатьтәге ташландык газларны, зарарлы газсыман, каты һәм сыек катнашмаларны чистарту, югары температуралы газларны суыту өчен өермә типтагы аппаратларның нәтиҗәлелеген арттыра. Югары күзәнәкле структуралардагы җылылык физик процессларны (җылылык-масса күчерү процессларын), җыйнак җылылык алмашу аппаратларындагы гидродинамиканы һәм җылылык алмашуны тикшерә.

Уйлап табуга 10 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

Дуслык ордены (2009), Россия Космонавтика федерациясенең академик М.К.Янгель исемендәге медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Научно-исследовательские лаборатории теплофизического профиля. Казань, 1988.

Охлаждение и термостабилизация деформируемых элементов конструкций. М., 1992.

Теория и техника теплофизическиого эксперимента. М., 1993.

Теплообменные аппараты с интенсифицированным теплообменом. Казань 1999 (автордаш).

Әдәбият

Выпускники – гордость университета / КАИ: Краткий биографический справочник. Казань, 2002.

Дегтярев Г.Л., Сафариев М.С. Казанский государственный технический университет им. А.Н.Туполева: Люди и вехи истории. Казань, 2002.