Биографиясе

1919 елның 15 апреле, хәзер Свердловск өлкәсенең Аккул авылы – 1988 елның 21 ноябре, Казан.

Казан педагогия институтын (1942), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1945), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (Мәскәү, 1955) тәмамлый.

1937 елдан Шәкүр авылы урта мәктәбе директоры, 1940 елдан ВЛКСМның район комитеты секретаре, ВКП(б)ның Свердловск өлкәсе Түбән Сырга район комитеты инструкторы.

1945–1949 елларда «Кызыл Татарстан» газетасында эшли.

1951 елдан ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының мәктәпләр бүлеге мөдире.

1958–1959 елларда «Коммунист Татарии» журналы баш мөхәррире.

1959 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы Партия тарихы институты директоры.

1960–1963, 1967–1983 елларда «Социалистик Татарстан» газетасы мөхәррире, 1963–1967 елларда «Социалистик Татарстан» һәм «Советская Татария» газеталарының берләштерелгән редакциясе мөхәррире. Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш кертә.

ТАССР Журналистлар берлеге идарәсе рәисе (1959–1983).

1976–1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Иҗаты

М.Җәлил турындагы китап, Татарстан матбугаты, эшчеләр хәрәкәте һәм партия оешмалары турындагы язмалар авторы.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Казанская организация большевиков в годы первой русской революции. Казань, 1955.

Муса Джалиль – солдат партии. Казань, 1984.

Газета һәм әдәбият дуслыгы. Казан, 1979.

Муса Җәлил, аның каләмдәшләре. Казан, 1986.

Әдәбият

Хабибуллин И. Шамси Хабибулович Хамматов // Гасырлар авазы = Эхо веков. 1999. № 1/2.

Автор – Р.А.Айнетдинов