Эчтәлек

Беренче мәртәбә 1920 елларда язып алына.

Берничә варианты мәгълүм.

Аларның һәрберсенә 2 юллык строфадан соң килгән 6 юллык кушымтаны кабатлау хас.

«Зәңгәр шәл»дә бер-берсен өзелеп сөюче егет һәм кызның фаҗигале язмышы бәян ителә. Бәхет эзләп чит җирләргә чыгып киткән егет туган ягына әйләнеп кайта һәм яраткан кызы белән очраша.

Җырның сюжеты К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» мелодрамасына нигез итеп алына, көе шул әсәрнең төп темасы булып тора. Бер үк исемдәге пьеса язу һәм аны сәхнәләштерү җырның популярлыгын тагын да арттыра.

Әдәбият

Ключарёв А. Татар халык көйләре. Казан, 1955;

Фәйзи Җ. Халык җәүһәрләре. Казан, 1971.

Автор – Ф.И.Урманчеев