Биографиясе

1912 елның 19 апреле, Уфа губернасы, Бөре өязе Каеш авылы – 1992 елның 19 гыйнвары, Мәскәү шәһәре.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1937 ел), Казанның С.М.Киров исемендәге 741 нче заводында эшли.

1938–1948 елларда Органик химия институтында, 1954–1966 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Элементорганик химия институтында (Мәскәү полимерлар тикшерү лабораториясе мөдире); бер үк вакытта, 1944–1948 елларда, Мәскәү химия-технология институтында.

1947–1954 елларда Казахстан ССР Фәннәр академиясенең Химия фәннәре институтында нефть лабораториясе мөдире, 1963–1967 елларда югары молекуляр кушылмалар бүлеге мөдире; бер үк вакытта Казахстан авыл хуҗалыгы институтында (1949–1951 еллар, химия кафедрасы мөдире) һәм Казахстан университетында (1952–1954 еллар, 1964–1967 еллар).

1968–1977 елларда СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Химия институты директоры, 1968–1984 елларда филиалның Президиумы рәисе (Уфа)

1984–1991 елларда СССР Фәннәр академиясенең Табигать фәннәре һәм техника тарихы институтында баш фәнни хезмәткәр (Мәскәү). Казахстан ССР Фәннәр академиясенең Полимерлар химиясе буенча фәнни советы рәисе (Алма-Ата, 1960–1968 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре химия, физик химия, мономерлар һәм полимерлар технологиясе өлкәләренә карый. Рәфыйков, илдә беренче булып (академик В.В.Коршак белән бергә), гетерочылбырлы алифатик полиамидлар синтезлый һәм алардан үтә нык синтетик сүсләр алу мөмкинлеген күрсәтә.

Сызыкча поликонденсациянең механизмын һәм кинетикасын ачыклый, полиамидлар, полиэфирлар, полиамидоэфирлар синтезын сурәтли.

Ароматик карбон кислоталарын һәм аларның кушылмаларын каталитик ачыту юлы белән табу һәм алкилбензолны ачыткыч аммонолизлау алымнарын; газ фазасындагы мономерларны радиацион полимерлаштыру юлы белән органик полимерлар яки нәорганик матдәләрнең каты өслекләренә ялганган сополимерлар алу ысулын таба.

Эрүчән полимерларның җылыга чыдамлыгын күтәрә торган тотрыклыландыру принцибын тәкъдим итә; җылылык һәм яктылык тәэсиреннән «үз-үзен саклый торган» югары молекуляр кушылмалар синтезлау алымын ача.

Җылыга чыдам полимерлар – полиариленфталидлар синтезлау өлкәсендә яңа юнәлешне үстерә. Ирекле радикаллы полимерлаштыруны әверелешнең бик тирән дәрәҗәләрендә көйләү принципларын, зур ионоблокларда метилметакрилат һ.б. мономерларны көйләү һәм полимерлаштыру технологияләрен эшли.

Каталитик системалар эшләүгә, гидрометаллургиядә, су әзерләү системасында, антибиотикларны аерып алу һәм чистартуда кулланыш тапкан алдан бирелгән үзлекле сумалалар һәм мембраналар синтезлауга, аларны тикшерүгә зур өлеш кертә.

Рәфыйков җитәкчелегендә үткәргеч торбаларны туфрак коррозиясеннән саклый торган нәтиҗәле пластикат-битум капламнар, махсус үзлекле органик пыялалар, сорбентлар һәм биологик актив кушылмалар булдырыла; нейтронга сизгер сцинтилляторлар һәм зур үлчәмнәрдәге яктылык фильтрлары алына, органик пыяладан зур габаритлы монолит блокларны сәнәгый җитештерү оештырыла.

Илдә беренче полимерлар химиясе һәм физик химия дәреслекләре авторы.

Уйлап табуга 150 дән артык авторлык таныклыгы бар.

«Известия АН Казахской ССР. Серия химическая» журналының җаваплы мөхәррире (1950–1956 еллар).

БАССР (1968–1972 еллар) һәм СССР Югары Советлары (1974–1983 еллар) депутаты.

Бүләкләре

СССР Министрлар Советы (1983 ел), Россия Фәннәр Академиясенең С.В.Лебедев исемендәге (1992 ел, үлгәннән соң) бүләкләре лауреаты.

Хемәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының бер алтын һәм өч көмеш медале, Казакъстан ССР Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Введение к изучению высокомолекулярных соединений. М.–Л., 1946.

Синтез и исследование высокомолекулярных соединений. М.–Л., 1949 (автордаш).

Методы определения молекулярных весов высокомолекулярных соединений. М.–Л., 1963 (автордаш).

Введение в физико-химию растворов полимеров. М., 1978 (автордаш).

Әдәбият

Сагид Рауфович Рафиков: Материалы к биобиблиогр. учёных Казахстана. Алма-Ата, 1987.

Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биогр. справ. М., 1991.

Автор – В.Г.Абзалова