1996 елда Казан консерваториясе педагогларының 1980 елда төзелгән кыллы квартеты җирлегендә оеша.

Составында — Ш.Монасыйпов (1 нче скрипка), М.Зарипов (2 нче скрипка), К.Монасыйпов (альт; 2011 дән — Ә.Корбангалиев), А.Әсәдуллин (виолончель).

 Репертуарын дөнья классикасы әсәрләре, заманча музыка, Татарстан композиторларының музыкаль әсәрләре (Ф.Әхмәтов, Р.Еникиев, Р.Кәлимуллин, Р.Ахиярова, М.Мозаффаров һ.б.ның квартет музыкасы), татар дини көйләре (китап көйләре, мөнәҗәтләр һ.б.) һәм халык көйләре эшкәртмәләре тәшкил итә.

Башкаруы истә калырлык эмоциональ тәэсирлелеге, югары зәвыгы, ансамбль белән уйнау техникасы белән виртуозларча эш итә белүе ягыннан аерылып тора.

Квартет даими рәвештә халыкара заманча һәм классик музыка фестивальләрендә («Мәскәү көзе» («Московская осень»), «Петербург язы» («Петербургская весна»), «Төньяк Пальмирада Раштуа кичләре» («Рождественские вечера в Северной Пальмире»), «Урал асылташлары» («Уральские самоцветы»), «Европа-Азия») катнаша. Япония, Германия, Италия, Финляндия, Төркия, Франция, Словакия, Һиндстан, Австралия, Малайзия, АКШ, Англия, Чехиягә гастрольләр белән бара. Ансамбль язмалары белән компакт-дисклар Япония (1994, 1996), АКШ (1997), Россиядә (1998, 1999, 2000) чыга. Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге (1987), ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2002) лауреаты.