Биографиясе

1867 елның 24 гыйнвары (5 феврале), Рига шәһәре – 1933 елның 12 марты, Ростов-Дон шәһәре.

1885–1886 елларда – Казан, 1886–1889 елларда Юрьев (Дерпт) университетларында укый, тарих-филология һәм философия бүлекләрен тәмамлый.

1893–1903 елларда Казан университетында, 1903–1915 елларда Варшава университетында укыта. 1917 елдан соң Ростов университетының атказанган профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре персонализм һәм панпсихизм идеяләрен таратуга һәм популярлаштыруга багышлана.

«Тәнкыйди индивидуализм» дип исемләнгән үз философик системасын эшли. Рус философия гыйлеме тарихын өйрәнә, «Россиядә философия» («Философия в России», т.1–6, 1899–1902) дигән хезмәт яза. Бобров – Д.В.Веневитинов, В.С.Печерин, А.И.Полежаев һ.б. турында биографик китаплар, шул исәптән Казан язучылары һәм шагыйрьләре (Е.А.Боратынский, Г.П.Каменев) иҗатларына багышланган күпләгән хезмәтләр авторы.

Бобров күп еллар дәвамында Г.П.Каменев язмышын өйрәнү һәм иҗади мирасын барлау белән шөгыльләнә, аның сайланма әсәрләренең академик басмасын әзерли (басылып чыкмый), шагыйрьнең архивын туплый. Үзе дә шигырьләр һәм автобиографик әсәрләр яза.

Хезмәтләре

Этические воззрения графа Л.Н.Толстого и философическая их критика. Юрьев, 1897.

Философия и литература. Казань, 1898.

Литература и просвещение в России XIX в.: В 4 т. Казань, 1901–1902.

Философские этюды: В 4 т. Варшава, 1911.

История новой философии. Варшава, 1915.

Пушкиниана. Ростов-на-Дону, 1919.

Әдәбият

Беляев М. Работы Е.А.Боброва по истории русской литературы и просвещения // Известия Северо-Кавказского государственного университета. 1928. Т. 3 (16).

Лепёхин М.П. Бобров Е.А. // Русские писатели 1800–1917: Биографический словарь. М., 1989. Т. 1.

Фирсова Л.В. Бобров Е.А. // Русская философия: Словарь. М., 1995.

Автор – Э.Н.Вәлиев