Эчтәлек

Табигыятьчеләр җәмгыяте башлангычында оештырыла.

1888 елда комитет төзелә, аның составына Җәмгыятьтән, земстводан һәм Казан шәһәр думасыннан вәкилләр керә; рәисе итеп — шәһәр башлыгы С.В.Дьяченко, аның иптәше (урынбасары) итеп — Табигыятьчеләр җәмгыяте рәисе профессор А.А.Штукенберг, шәрәфле секретаре итеп профессор Н.Ф.Высоцкий сайлана. Күргәзмәнең химаячесе тәхет варисы Николай Александрович була.

Төп бурычы — Идел-Кама төбәген төрле яклап таныту: «аның туфрагын, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын, халкының төрледән-төрле составын», авыл хуҗалыгын, фабрика-заводларын, һөнәрчелекне, кустарчылык һәм сәнгать үсешен, җәмәгать үзидарәләре эшчәнлеге нәтиҗәләрен,шулай ук Себер, Ташкент, Бохара, Хива һәм Кавказның икътисади үсеш манзарасын күрсәтү. Оештыручылар ниятләгәнчә, күргәзмә, танып-белү шартлары тудыру белән генә чикләнмичә, төбәкнең барлык халкы өчен файда китерергә тиеш була, чөнки халыкның иң «сыйфатлы товарлар» белән танышуы, җитештерүчеләрнең исә үз производстволарын яхшыртуы һәм сату базарларын җәелдерү мөмкинлегенә ирешүе күздә тотыла.

1890 елның 15 маеннан 15 сентябренә кадәр уза. Күргәзмә павильоннары Николай мәйданы, «Рус Швейцариясе», Театр мәйданы (хәзер Ирек мәйданы), Черек күл территорияләрендә урнаша. Күргәзмәнең фасады һәм планы шәһәр архитекторы М.Н.Литвинов тарафыннан эшләнә. Казанда фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә 2,5 меңнән артык экспонент катнаша, алар арасында төрле учреждениеләр, фирмалар вәкилләре, Әстерхан, Вятка, Екатеринбург, Мәскәү, Самара, Сембер, Саратов, Оренбург, Пермь губерналарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән аерым затлар, чит илләрдәге 7 шәһәрдән вәкилләр була. Күргәзмәгә 125 меңнән артык кеше килә.

12 бүлек — фән, мәктәп, мед-санитария, фабрика-заводлар, кустарлык-кәсепчелек, авыл хуҗалыгы, сәнгать, Себер, Урта Азия, Кавказ һәм читтән кертелгән әйберләр бүлекләре эшли. Фән бүлегендә археология, геология, туфрак белеме, зоология, тарих һәм этнография буенча экспонатлар куела. Казан университеты җәмгыятьләре һәм учреждениеләре, Урал табигыять фәннәрен сөючеләр җәмгыяте, Петр исемендәге Әстерхан төбәген өйрәнүчеләр җәмгыяте һ.б. бу бүлекнең экспонентлары булалар. Музейлар, фәнни җәмгыятьләр, статистика һәм земство учреждениеләре үз коллекцияләрен урнаштыралар. Мәктәп бүлеге экспозицияләрендә Казан, Пермь, Вятка, Түбән Новгород губерналарыннан һ.б. төбәкләрдән китерелгән уку ярдәмлекләре һәм укучыларның эшләре куела. Балалар һәм медицина-санитария бүлекләрендә мәктәпкәчә тәрбия һәм медицинаның гамәли үсеше турында мәгълүмат бирелә. Фабрика-заводлар бүлегендә азык-төлек җитештерү, химия һәм җиңел сәнәгать экспонатлары өстенлек итә.

1522 бүләк, шул исәптән күргәзмә химаячесенең 4 алтын медале (алар белән С.В.Дьяченко, А.А.Штукенберг, И.И.Алафузов, бертуган Крестовниковларның сәүдә йорты бүләкләнә), комитетның 30 зур алтын, 80 зур көмеш медальләре, Император табигыять фәннәрен сөючеләр җәмгыятенең 7 медале, Казан Император икътисадчылар җәмгыятенең — 15, Техниклар җәмгыятенең — 7, Дәүләт ат заводлары идарәсенең — 9, Рус сәнәгатенә һәм сәүдәсенә булышлык итү җәмгыятенең — 15, Рус Император бакчачылык җәмгыятенең — 3, Игенчелек һәм авыл сәнәгате департаментының 28 медале тапшырыла.

Күргәзмәдән кергән гомуми табыш 86 мең сум тәшкил итә, нәтиҗәдә аны оештыруга тотылган чыгымнар каплана. Күп кенә экспонатлар Казан шәһәр музеена тапшырыла.

Чыганаклар

Общественное значение предстоящей Казанской научно-промышленной выставки 1890 года. К., 1889;

Положение и программа Казанской научно-промышленной выставки 1890 г. К., 1890;

История Казани в документах и материалах. XIX век: Промышленность, торговая, финансы. К., 2005.

Автор — Л.М.Айнетдинова