Биографиясе

1876 елның 20 ноябре, Саратов шәһәре — 1974 елның 7 декабре, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1901), шунда ук эшли, профессор (1919), умырткасызлар зоологиясе кафедрасы мөдире (1918–1948). Э.А.Мейер шәкерте.

Казан университетының гомуми зоология музеен оештыручы (1945), СССР ФАнең Казан филиалы Биология институтының беренче директоры (1946–1948), Идел-Кама саклаулыгын оештыруда башлап йөрүче (1960).

Татарстан һәм Чуаш Республикасының табигый байлыкларын, Байкал күле, Копет-Даг таулары, Кырым, Кавказ, Россиянең төньяк һәм ерак көнчыгыш диңгезләре фаунасын һ.б. өйрәнү эшләренә җитәкчелек итә.

Хезмәтләре фаунистика, морфология, биоценология, гидробиологиягә, гомумбиология мәсьәләләренә карый.

Хайваннар морфологиясендә экологик-функциональ юнәлешкә нигез сала; тиренең икенчел капламы — целомның килеп чыгышы турында миоцель теориясе (1940), хайван типларының архитектоникасын анализлау алымы (1955), погонофора эчәксез суалчаннарының килеп чыгышы турында «аннелид теориясе» (1965), күпкүзәнәкле хайваннарның килеп чыгышының үзенчәлекле теориясе (1970) авторы.

«Хайваннар дөньясының эволюция юллары» («Пути эволюции животного мира», М., 1945) китабы авторы.

Казан университеты каршында Табигыятьчеләр җәмгыяте президенты һәм аның шәрәфле әгъзасы (1932 елдан).

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Основные этапы эволюции нервной системы. К., 1941;

О закономерностях живой природы // Уч. зап. Казан. университета. 1960. Т. 120, кн. 6;

Очерки планарий Байкала // Малощетинковые черви и планарии озера Байкал. М.–Л., 1962;

Об «Аннелидной гипотезе» происхождения погонофор // Зоол. журн. 1965. Т. 44, вып. 2;

О происхождении Metazoa // Зоол. журн. 1970. Т. 49, вып. 4.

Әдәбият

Выдающиеся отечественные зоологи. М., 1960;

Арбузов Б,А, Мои воспоминания о профессоре Н.А.Ливанове // Казань. 2000. № 2/3;

Голубев А.И., Порфирьева Н.А. Николай Александрович Ливанов. К., 2002.

Автор — Р.М.Сабиров