Кадетлар партиясе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

Казанда 1906 елның 29 июленнән 1907 елның 30 ноябренә кадәр рус телендә нәшер ителә.

Нашире һәм мөхәррире — Н.А.Скворцов, аңардан соң Н.П.Гусев.

Газетаны чыгаруда кадетлар партиясенең күренекле вәкилләре И.И.Бабушкин, А.В.Васильев, П.Д.Долгорукий, И.А.Котелов, И.В.Мандельштам, А.А.Симолин, М.М.Хвостов, Г.Ф.Шершеневич, А.И.Шингарёв һәм башкалар катнаша.

Юнәлеше

Редакция газетаны чыгаруга матди ярдәм итүче кадетлар партиясе карашларын пропагандалый. Выборг өндәмәсеннән соң һәм хөкүмәт кадетлар партиясен рәсмиләштерүдән баш тарткач, газетага элекке юнәлешен саклау куркыныч була башлый, газета үзен «партиясез-прогрессив» дип билгели.

«Казанский вечер» сәхифәләрендә сайлауларга әзерлек, 2 нче чакырылыш Дәүләт Думасының эшчәнлеге киң яктыртыла. Кадетлар һәм программалары белән аларга якын торган партияләр эшчәнлеге аеруча игътибарга алына.

Басма җирле үзидарә институтының киң җәелүе өчен көрәшә, аның сәхифәләрендә җирле һәм шәһәр иҗтимагый идарә органнарының эшчәнлеге анализлана, Казан халкының яшәү шартлары уңайлылыгы һәм шәһәр хуҗалыгы мәсьәләләре күтәрелә. Шәһәр читендәгеләрнең хезмәт һәм көнкүреш мәсьәләләре газетаның игътибар үзәгендә була.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова