Чын фамилиясе – Богданович.

Биографиясе

1888 елның 28 марты, Одесса шәһәре  1956 елның 17 феврале, Казан.

1908 елда Одесса театр мәктәбен тәмамлагач, Ростов-Дон шәһәрендәге Н.И.Собольщиков-Самарин антрепризасына керә.

Харьков, Баку, Тифлис, Ярославль, Әстерхан театрларында эшли, 1916–1923 елларда Одессада, бер үк вакытта режиссерлык белән шөгыльләнә башлый.

1936 елда Казанга күчеп килә.

Иҗаты

Г.П.Ардаров Сатин («Тормыш төбендә», М.Горький) ролендә

Рус театры романтик мәктәбенең иң югары казанышлары үрнәгендә тәрбияләнгән оста; башкалардан аерылып торган кыяфәткә, интонацияләргә бай тавышка ия була. Казан труппасы актерлары арасында әйдәп баручы урын ала.

Казан Зур драма театры сәхнәсендә уйнаган беренче рольләре үк Командир («Оптимистик трагедия», В.В.Вишневский, 1936), Вурм («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер, 1937), Пушкин («Пушкин», А.П.Глоба, 1937), Отелло («Отелло», У.Шекспир, 1938), Уриэль Акоста («Уриэль Акоста», К.Гуцков, 1939) аның күпкырлы талантка ия булуын, форма белән эчтәлекне үзара оста бәйләвен, образны ачканда аның характерына тирән үтеп керә белүен, героеның кыланышларын психологик яктан нигезләвен, тышкы хәрәкәтләрне тәэсирле итеп чагылдыруын күрсәтә.

Ардаровның Арбенин образын тудыруы («Маскарад», М.Ю.Лермонтов, 1940, 1943) театр сәнгатендә зур вакыйга буларак кабул ителә. Башкалардан аерылып торган шәхеснең әхлаксыз, принципсыз өске катлау вәкилләре белән бәрелешүе драмасы Ардаров башкаруында художник белән гавам арасындагы трагик мөнәсәбәтләрне мәңгелек проблема дәрәҗәсенә күтәрә.

Ардаровның Борис Годунов ролен («Патша Фёдор Иоаннович», А.К.Толстой, 1940) башкаруы үзенең оригинальлеге белән аерылып тора, актер дәүләт кешесенең эшчәнлеге барыннан да элек ил мәнфәгатьләреннән чыгып башкарылырга тиешлеген күрсәтергә омтыла. Иван Грозный образын тудырганда да («Бөркет һәм ана бөркет», А.Н.Толстой, 1945) нигезгә шуңа охшаш идея салына. Ардаров башкаруында патша образы мәһабәт, трагик ялгыз фигура буларак күз алдына килеп баса.

Бу елларда совет тарихчыларының Иван Грозный шәхесен идеологик принциптан чыгып бәяләүләренә ияреп, актер да конфликтның авырлыгын, патшаның шәхси сыйфатларыннан бигрәк сәяси каршылыклар өлкәсенә күчереп күрсәтергә, пьесаның авторы кебек үк, аның залимлыгын әйләнә-тирә даирәнең рухи торгынлыгы һәм консерватизмы белән акларга омтыла.

Бу елларда актер режиссерлык эше белән актив шөгыльләнә, 1940–1941 елларда ул Казан Зур драма театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе.

Ардаровның Л.Н.Рахмановның «Профессор Полежаев», О.Бальзакның «Үги ана» («Мачеха», 1938), Н.В.Гогольнең «Ревизор» (1939), А.К.Толстойның «Фёдор патша» («Царь Фёдор Иоаннович», 1940), И.С.Тургеневның «Дворяннар оясы» («Дворянское гнездо», 1941), К.М.Симоновның «Рус кешеләре» («Русские люди», 1942) әсәрләре буенча куелган спектакльләре идеянең төгәллеге, форманың ачыклыгы һәм авторның әсәргә салынган фикерен максималь рәвештә ачарга омтылуы, зур актерлык казанышлары, гадәттән тыш педагогик сәләте белән аерылып тора.

1940 елларда Ардаровның осталыгы, хисләрнең романтик күтәренкелеген саклаган хәлдә, зур психологик тирәнлек һәм масштаблылыкка ирешә. Аның уйнавында Каренин («Анна Каренина», Л.Н.Толстой, 1948) каршылыклы трагик фигура булып күренә; үзендә горур, көчле стихияне һәм бер үк вакытта бөтенләй максатсыз, файдасыз бунтны гәүдәләндергән Сатин («Тормыш төбендә», М.Горький, 1949); сурәтләү чараларын оста куллану нәтиҗәсендә гротесклы фигура булып килеп баскан, мәгънәсез мал туплау, акча, хәтта чүп-чар җыюга кадәр барып җиткән Плюшкин («Үле җаннар», Н.В.Гоголь, 1952) шундый образлардан.

Актер хәзерге заман драматургиясендә эчке кичерешләргә бай, ышандырырлык образлар тудыра. Генерал Горлов («Фронт», А.Е.Корнейчук, 1942), Таланов («Ябырылу», Л.М.Леонов, 1943), профессор Добротворский («Намус законы», А.П.Штейн, 1948), Казан шәһәр оборонасы штабы башлыгы Орлов («Мулланур Вахитов», Н.Исәнбәт, 1950), Георгий Димитров («Лейпциг, 1933», Л.В.Компанеец, Л.И.Кронфельд, 1951) рольләрен башкарганда Ардаров эчке темпераментының тышкы гәүдәләнеше беркадәр идеаллашса да, асылда уңай, гуманистик идеяләрне чагылдыручы замандаш образын гәүдәләндерүгә ирешә.

Ардаровның Казан театры сәхнәсендә тудырган соңгы роле Король Филипп («Дон Карлос», Ф.Шиллер, 1955) образы үзенең трагик көче белән гаҗәпләндерә.

Ардаров рус реалистик театр сәнгатендә героик-романтик традицияләрнең күренекле вәкилләреннән берсе. Хәтта көнкүрешне сурәтләүче, характерлы рольләрдә уйнаганда да, үз геройларын көндәлек гадәти тормыштан өстен итеп күрсәтеп, игътибарны әхлакый, рухи проблемаларга юнәлтә, үз сәнгате белән заманының рухи һәм эстетик идеалларын тудыра белә, шул рәвешле театр сәнгатендә тирән эз калдыра.

Башка рольләре: Войницкий («Ваня абзый», А.П.Чехов), Багратион («Фельдмаршал Кутузов», В.А.Соловьев), Кречинский («Кречинскийның туе», А.В.Сухово-Кобылин), Репетилов («Акыллылык бәласе», А.С.Грибоедов), Великатов («Талантлар һәм аларга баш иючеләр», А.Н.Островский), Вершинин («Өч кыз туган», А.П.Чехов), Захар Бардин («Дошманнар», М.Горький), Матвеев («Үз балаларының әнисе», А.Н.Афиногенов). Ардаров куйган спектакльләр: «Куркыныч суд» («Страшный суд», В.В.Шкваркин, 1940), «Көт мине» («Жди меня», К.М.Симонов, 1943), «Караңгыда очрашу» («Встреча в темноте», Ф.Ф.Кнорре, 1944), «Һәр акыл иясен дә гадилек җиңәр» («На всякого мудреца довольно простоты», А.Н.Островский, 1946).

Г.П.Ардаров Вершинин («Өч кыз туган», А.П.Чехов) ролендә

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Г.П. Ардаров Каренин («Анна Каренина», Л.Н.Толстой) ролендә

Әдәбият

Народные артисты. К., 1980;

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор – Ю.А.Благов.