Биографиясе

1926 елның 8 феврале, Үзбәкстан ССРның Термез шәһәре – 1996 елның 27 октябре, Казан.

Ташкент хореография училищесен тәмамлаганнан соң (1940), Нәвои исемендәге опера һәм балет театрында эшли.

1942–1943 елларда Казан музыка училищесендә, 1944–1949 елларда Театр сәнгате дәүләт институтының (ГИТИС, Мәскәү) Татар студиясендә укый.

1949 елдан Казан Яшь тамашачылар театрының татар труппасында.

1950 елдан Татар академия театрында.

1965–1996 елларда Казан консерваториясендә һәм 1962–1991 елларда Казан театр училищесендә укыта.

Иҗаты

Татар сәхнәсенең атаклы осталары традицияләрен дәвам иттерүче, әйдәп баручы актрисаларның берсе.

Әсфәндиярова иҗатына образны индивидуальләштерү, характерны бөтен тирәнлеге белән ачарга омтылу, тышкы бизәкләрне төгәл бирергә тырышу, көчле хисси характер хас. Аның иҗат колачы гаять киң.

Әсфәндиярова хискә бирелүчән Луиза образын да («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер, 1950), үзе чая, үзе тәвәккәл Надежданы да («Соңгылар», М.Горький, 1952), көчле сатирик пландагы Эсмеральда («Зифа», Н.Исәнбәт, 1954), Дилбәр («Җилкәнсезләр», К.Тинчурин, 1958), Лидия («Котырган акчалар», А.Н.Островский, 1962) образларын да бер үк дәрәҗәдә ышандырырлык итеп башкара.

Актрисага зур уңыш китергән рольләрнең берсе - Ч.Айтматовның «Кызыл яулыклы гүзәлкәем» (1966) повесте буенча куелган «Гүзәлем Әсәл» спектаклендәге Хәдичә образы. Рухы сындырылган, ләкин бирешмәгән хатын-кызның нечкә күңеле Әсфәндиярова тарафыннан хисләрнең бай төсмерләре аша ачыла.

Хатын-кыз язмышы һәм хатын-кыз характеры темасын үстереп һәм баетып, Клея («Эзоп», Г.Фигейреду, 1967), Юлия Тугина («Соңгы корбан», А.Н.Островский, 1968) рольләре белән актриса югары осталыкка ирешә. Шул ук вакытта ул якты, ачык театраль формаларга омтыла, бу бигрәк тә көлкеле рольләр уйнаганда сизелә. Персонажның эчке дөньясын бөтен нечкәлекләре белән тәфсилләп ачып, Әсфәндиярова үз геройларының һәр гамәлен дәлилли. Тормышчанлык Әсфәндиярова тудырган образларда лирик дулкынлану күтәренке, романтик хисләр белән табигый рәвештә үрелеп бара.

Башка рольләре: Дездемона («Отелло», У.Шекспир), Хупҗамал («Без аерылышмабыз», Ш.Шаһгали), Мәрҗән («Гөлҗамал», Н.Исәнбәт), Татьяна («Дошманнар», М.Горький), Огудалова («Бирнәсез кыз», А.Н.Островский), Калугина («Хезмәттәшләр», Э.В.Брагинский, Э.В.Рязанов), Песочинская («Сагыш», А.Галин).

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1967) лауреаты.

Әдәбият

Камалетдинова Р. Шаһинәлек: Иҗат портреты // Сөембикә. 1996. № 3;

Әхмәтова Ч. Шаһа апа // Шәһри Казан. 1996. 8 март;

Сагындыра // Татар иле. 2001. 7 февр.;

Шакирҗанова Л. Сагыну // Шәһри Казан. 2006. 17 февр.;

Гыймранова Д. Сәхнә таҗын кигән Шаһа // Мәдәни җомга. 2006. 3 март;

Народные артисты. К., 1980;

Илялова И. Артисты театра им. Г.Камала. К., 1996.

Автор – И.Илялова.