Биографиясе

1887 елның 15 сентябре, Тамбов губерниясе, Спас өязенең Таракановка авылы, хәзер Пенза өлкәсе Спас районы Аккүл-Тараклы авылы — 1938 елның 15 ноябре, Казан. Крәстиян гаиләсендә туа.

Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала, 1900–1906 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә (Казан) укый.

1910 елда «Сәйяр» труппасына актер булып урнаша. Казанда узган кышкы гастрольләрдән соң шунда калган «Сәйяр» труппасы артистлары белән 1918 елда Татар драма артистлары труппасын оештыра һәм аның белән җитәкчелек итә. 1919 елда бу труппа Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең Сәяси бүлеге каршындагы 13 нче Күчмә татар драма труппасы итеп үзгәртелә.

1920 елда З.Солтанов белән берлектә Самара шәһәрендә татар актерлары әзерләү өчен студия ача, 1921 елда студияне тәмамлаучылар белән бергә Оренбургта Г.Кариев исемендәге театр оештыра.

1922 елда аз гына вакыт Ташкентта эшли.

1922 елның көзендә Казандагы Беренче татар дәүләт театрының баш режиссеры итеп билгеләнә.

1928–1929 елларда Әстерхан татар театры белән җитәкчелек итә.

1929 елдан Татар академия театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры.

Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Кәрим Тинчурин. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

Актер буларак Г.Кариев традицияләрен дәвам итә, образга керә белү мәктәбе тарафдары була. Тинчурин гәүдәләндергән күпчелек образлар арасында аеруча истә кала торганнары — сизгер, күтәренке рухлы Незнамов, елгыр, җитез Кудряш («Гаепсездән гаеплеләр», «Яшенле яңгыр», А.Н.Островский), зыялы язучы Сөләйман («Тигезсезләр», Ф.Әмирхан), гротеск дәрәҗәсендә бирелгән Вурм («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер) һәм Хлестаков («Ревизор», Н.В.Гоголь), трагик Борис Годунов («Иоанн Грозныйның үлеме», А.К.Толстой) һәм башкалар.

Үзенең пьесалары буенча куелган спектакльләрдә Кыям («Беренче чәчәкләр»), Батырхан («Җилкәнсезләр»), Булат («Зәңгәр шәл»), Мәхдүм («Сүнгән йолдызлар»), Искәндәр («Американ»), Җантимер («Ил») һәм башка төп рольләрне башкара.

1918 елдан режиссура белән шөгыльләнә башлый, үзе куйган спектакльләрдә реализм принцибын, ягъни спектакльнең тышкы күренешендә дә, характерлар үсешендә дә тормыш чынбарлыгына тугрылыкны эзлекле гәүдәләндерә.

Үзе язган пьесаларның барысын да беренче булып сәхнәләштерә, шулай ук «Яңа кешеләр» (Г.Ибраһимов, 1920), «Таһир-Зөһрә», «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш, 1920), «Җир уллары» («Җир уллары трагедиясе» буенча, Һ.Такташ, 1922), «Бай кызы» (Ш.Усманов, 1922), «Упкын» (Ә.Т.Рахманкулов, 1925), «Тормыш төбендә» («На дне», М.Горький, 1932), «Ревизор» (Н.В.Гоголь, 1929, 1932) спектакльләрен куя.

Тинчурин композитор С.Сәйдәшев белән бергә иҗат итә. Аның «Сүнгән йолдызлар» (1924), «Казан сөлгесе» (1924), «Зәңгәр шәл» (1926), «Ил» (1929), «Кандыр буе» (1932) пьесаларына С.Сәйдәшев язган көйләр алар буенча куелган спектакльләрнең табигый һәм аерылмас өлешенә әверелә.

Актерлык эшчәнлеген башлаганчы ук, Тинчурин үзен драматург буларак таныта.

1906 елда мәдрәсәдәге тәртипләрдән көлгән «Моназара» («Бәхәс») сатирик комедиясен яза. «Сәйяр» труппасында эшләгән елларда, нигездә, комедияләр иҗат итә: «Хәләл кәсеп» (1910), «Шомлы адым» (1912), «Ач гашыйк» (1915), «Назлы кияү» (1916). Аларда көчле гротескка корылган төрле хәлләр һәм характерлар аркылы татар зыялыларының милләтне социаль үзгәртеп коруга һәм аның алдынгы үсешенә омтылышлары гәүдәләнә. «Йосыф белән Зөләйха» (1919), «Зар» (1922), «Сакла, шартламасын!» (1923), «Тутый кош» (1924), «Американ» (1924), «Нәни абый» (1925), «Җилкәнсезләр» (1926) пьесаларында драматург сатирасы тирән социаль мәгънә һәм масштаблык ала.

Бу чорда Тинчурин милли фольклор күренешләренә мөрәҗәгать итә, композитор С.Сәйдәшев белән иҗади берлектә зур популярлык казанган «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл» музыкаль драмаларын иҗат итә.

1930 елларда драматург иҗатында уңай герой эзләү күренешләре күзгә ташлана. Тинчуринның «Корыч орчык» (1930), «Тургай» (1932, Р.Ишморат белән берлектә), «Ударниклар бәйрәме» (1933), «Булат бабай семьясы» (1933, К.Нәҗми белән берлектә), «Алар өчәү иде» (1935) пьесалары социалистик төзелеш, тормышны тамырдан яңарту рухын бирү омтылышы белән сугарылган.

Татар драматургиясе һәм театры үсешенә мөнәсәбәтле үз карашларын дәлилләргә омтылып, шулай ук, бер яктан караганда, яңа театрның реализм юлыннан барырга тиешлеген, икенче яктан, театр телен, сәхнә күренешләре динамикасын яңарту зарурлыгын раслап, публицистик мәкаләләр белән чыгышлар ясый.

1938 елда Тинчурин репрессияләнә, аның пьесалары озак еллар дәвамында тыела. Үлгәннән соң аклана.

Истәлеге

1988 елда Тинчурин исеме Татар драма һәм комедия театрына бирелә.

Казандагы бер урам аның исемен йөртә.

Әсәрләре

Сайланма хикәяләр. К., 1967;

Сайланма драмалар һәм комедияләр: 2 томда. К., 1969.

Әдәбият

Татар театры (1906–1926). К., 2003;

Кәрим Тинчурин: Истәлекләр, шигырьләр. К., 2003;

Кәрим Тинчурин: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык. К., 2011;

Гимранова Д. Современное прочтение классики // Сцена и время. К., 1982;

Ахмадуллин А. Многогранный художник // Горизонты татарской драматургии. К., 1983;

Карим Тинчурин и татарское искусство: Материалы Всерос. науч.-практ. конф. К., 2007.

Авторлар И.И.Илялова, Р.Р.Мусабәкова