Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Урясь буларак билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1890 елдан, 1909 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә), 2 су тегермәне, 10 тимерче алачыгы, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 921,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Түбән Үрәс авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Интернационал” колхозы оештырыла (1993 елдан – “Интернационал” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе), 1997 елдан – “Агрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыяте, 2000 елдан – “Урясь” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елдан – “КукморАгроХимСервис” акционерлык җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда башлангыч мәктәп ачыла. 1997 елда авылга Иске Оча авылыннан урта мәктәп күчерелә (шул елны яңа бина төзелә), 2015 елдан Советлар Союзы Герое П.Е.Воробьёв исеме белән атала (2015 елда мәктәп фасадына аңа мемориаль такта куела). Мәктәптә Кукмара районының Түбән Үрәс, Иске Оча, Танькино, Мамадыш районының Яңа Оча һәм Түбән Оча авылы балалары укый.

Мәктәп каршында 1997 елдан тарих-этнография музее (оештыручысы – В.Н.Егоров) эшли.

Авылда шулай ук мәдәният йорты (1992 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2012 елдан), балалар уен мәйданчыгы (2018 елдан) һәм универсаль спорт мәйданчыгы (2019 елдан) бар.

1989 елда мемориаль комплекс ачыла, аңа билгесез солдат сыны, Советлар союзы Герое П.Е.Воробьёв һәм Гражданнар сугышы Герое Г.Әхмәтов бюстлары, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар исемнәре язылган 2 кирпеч постамент керә.

Төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Макар чишмәсе” һәм “Корбангали чишмәсе”.

Күренекле кешеләре

Ә.Ә.Бәширов (1941 елда туган) – агроном, ТАССР һәм РФнең атказанган агрономы;

С.М.Бурбуров (1903–1939) – әдәбият тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы;

Ф.Ф.Даутов (1939 елда туган) – гигиенист, медицина фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

А.И.Жомбин (псевдонимы Жомбо Очей) (1901–1962) – драматург, тәнкыйтьче, публицист;

К.Н.Иванов (псевдонимы К.Ошмес) (1899–1937) – балалар язучысы, репрессияләнә;

Ю.Г.Крысенко (1961 елда туган) – ветеринария фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1782 елда – 36 ир-ат;
1859 елда – 242,
1897 елда – 493,
1908 елда – 566,
1920 елда – 891,
1926 елда – 610,
1949 елда – 412,
1958 елда – 528,
1970 елда – 368,
1979 елда – 284,
1989 елда – 225,
2002 елда – 255,
2010 елда – 228,
2017 елда – 223 кеше (татарлар – 61%, удмуртлар – 37%).