Биографиясе

1925 елның 27 октябре, Башкортстан АССРның Салават районы Нәсибаш авылы – 1990 елның 6 ноябре, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1950 ел).

1952–1965 елларда «Совет Татарстаны», «Яшь ленинчы» газеталарында, «Азат хатын», «Татарстан коммунисты» журналы редакцияләрендә эшли, 1965–1986 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1986–1990 елларда Казан университетының татар халкы тарихы кафедрасы каршындагы Археография фәнни-тикшеренү лабораториясендә эшли.

Н.Думави (1960 ел), Г.Тукай (т.1–4, 1975–1977; т. 1–5, 1985–1986 еллар), Г.Ибраһимов (т.1–8, 1974–1986 еллар) әсәрләрен текстологик яктан әзерләүдә катнаша (шәрехнамәләр, искәрмәләр яза).

Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Газиз, Ф.Кәрим, Н.Исәнбәт, З.Байчурина, М.Җәлил, Һ.Такташ, Г.Кутуй иҗатларына багышланган мәкаләләр авторы.

Татар мәдәнияте тарихына (1900–1917 еллар) караган 752 шәхес исеменнән торган белешмә өчен сүзлекчә төзи (кулъязма рәвешендә).

Татар теленә В.А.Осееваның «Васёк Трубачёв һәм аның иптәшләре» («Васёк Трубачёв и его товарищи», 1953 ел), М.Твенның «Принц һәм теләнче» («Принц и нищий», 1954 ел) повестьларын, М.Шагинянның «Ульяновлар гаиләсе» («Семья Ульяновых», 1962 ел) роман-хроникасын тәрҗемә итә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Татар вакытлы матбугаты (1905–1924). Казан, 1999 (автордаш);

Татарская периодическая печать начала ХХ века: Библиогр. указ. Казань, 2000.

Әдәбият

Урманчеев Ф. Кадерлерәк була бара // Казан утлары. 1987. № 4.