Татарстан Республикасының хәзерге Лаеш районы территориясендә урнашкан була.

1927 елдан Лаеш районы Карташиха авыл советы составында. Халык саны – 1541 кеше (1930 ел, руслар), 1143 кеше (1939 ел, руслар).

1955–1957 елларда Куйбышев сусаклагычының су басу зонасына эләгә, халкы Лаеш районының Нармонка авылына күчерелә.