И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Ситдыйк Айдаров. 2021

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Чын фамилиясе – Рәхмәтуллин.

1895 елның 25 декабре (1896 елның 6 гыйнвары), Казан – 1938 елның 13 сентябре, шунда ук.  

Вак сәүдәгәр-һөнәрче гаиләсендә туа, «Мәрҗания» мәдрәсәсендә һәм рус-татар мәктәбендә укый, танылган Казан җырчысы Ф.А.Ошустовичтан җыр дәресләре ала.

1910–1912 елларда «Шәрекъ» клубында татар кыллы оркестрында уйный.

1912 елда «Сәйяр» труппасына керә.

Гражданнар сугышы елларында татар фронт театр труппалары актеры һәм режиссеры, концерт эшчәнлеге белән шөгыльләнә; 1921 елда Мәскәүдә узган Коммунистик Интернационалның III конгрессында катнашучыларга этнографик концертлар оештырганы өчен рәхмәткә лаек була.

1923 елда Петроградта Азчылык милләтләрнең татар бүлеге каршында оештырылган Беренче агитацион татар труппасын җитәкли.

1924–1933 елларда Татар академия театрында. Матур тембрлы җырчы тавышына ия Айдаров музыкаль-драматик спектакльләрдә баш рольләрдә уйный: Булат, Исмәгыйль, Ильяс («Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», К.Тинчурин), Хәлил («Галиябану», М.Фәйзи), Батырҗан («Наёмщик», Т.Гыйззәт). Шулай ук Фердинанд («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер), Хлестаков («Ревизор», Н.В.Гоголь), Миловзоров («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский), Мәхмүт («Козгыннар оясында», Ш.Камал) рольләрен дә башкара.

1934–1938 елларда Мәскәүдә Татар опера студиясендә укый.

Казан шәһәре Авиатөзелеш районындагы бер урамга аның исеме бирелә.