Биографиясе

1939 елның 31 гыйнвары, Казан – 1992 елның 15 декабре, шунда ук.

1975 елда Казан университетының журналистика факультетын тәмамлый. Куйбышев кинохроника студиясенең Казандагы корреспондент пунктында оператор ярдәмчесе булып эшли.

1960 елдан Казан телевидение студиясендә оператор ассистенты, оператор, 1990 елдан ТР Кинематографистлар берлегенең Таткиновидеоүзәге операторы.

Иҗаты

Хроникаль-документаль телевизион фильмнар төшерә, эчке кадрлар монтажы сәнгатен үзләштерә, кадрларның күп планлы корылышы аның фильмнарына үзенчәлекле бөтенлек, эчке бердәмлек һәм тирәнлек бирә.

Ул төшергән «КамАЗ начинается» (1971), «Бригадиры КамАЗа» (1972), «КамАЗ. Рождение династии» (1977), «Дела и заботы Николая Лемаева» (1980), «Камский тракторный. Начало биографии» (1986) фильмнары ТР кинодокументалистикасының тарихи фондын тәшкил итә.