Беренче тапкыр VI йөздә Төрки каганлыкта барлыкка килә.

Идел буе Болгар дәүләтендә, Алтын Урдада һәм татар ханлыкларында йомышлы хәрби аксөякләр титулы буларак кулланыла.

XVII–XVIII йөзләрдә чура — вассал, бәйле кеше атамасы.

Совет чоры тарихи әдәбиятында кайбер очракларда «кол» төшенчәсенең синонимы буларак күрсәтелә.

«Чура» сүзе исемнәрдә, топонимнарда чагылыш таба (мәсәлән, Казан ханлыгының дәүләт эшлеклесе Нарыйк улы Чура бәк, «Чура Батыр» дастаны каһарманы; Кукмара районының Түбән Чура а. һ.б.).

Әдәбият           

Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII–XVIII вв. К., 1972.