Эчтәлек

Дәште Хәзәрне 1220 елларда монголлар басып ала; 1240 еллардан Алтын Урда биләмәсе. Урта гасырлар Көнчыгыш тарих фәнендә Хәзәрстан җирләре атамаларының берсе.

XIII–XV йөзләрдә Алтын Урданың Хәзәр диңгезе буе төбәген һәм Җүчиләр яулап алган өлкәләрнең берсен атап йөртү өчен кулланылган. Мәсәлән, Х.М.Казвини (XIII йөз) бу сүзне «Дәште Кыпчак» төшенчәсе белән алыштырган яки «Саксин» терминын кулланган; фарсы тарихчысы Ш.А.Йөзди һәм Хива идарәчесе Әбелгази Баһадур хан Түбән Иделдәге өлкәне шулай атаганнар. Чынлыкта исә «Дәште Хәзәрне» термины, этносәяси чынлыкка караганда, күбрәк шул чорның географик традициясен чагылдырган.

Әдәбият

Фёдоров-Давыдов Г.А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1975.

Автор –И.Л.Измайлов