Биографиясе

1934 елның 3 июле, хәзер Волгоград өлкәсенең Урюпинский районы Бесплемяновский поселогы — 2006 елның 31 гыйнвары, Казан.

Сталинград шәһәр хуҗалыгы инженерлары институтын тәмамлаганнан соң (1958), Татарстан автомобиль юллары ремонт-төзелеш берләшмәсендә эшли (1973 елдан).

1964–1973 елларда Иркутск өлкә юл төзелеше трестының баш инженеры.

Ярцев җитәкчелегендә Казан–Чаллы автомобиль юлы һәм Алабуга–Ижевск, Казан–Пермь, Казан–Оренбург, Казан–Ульяновск, Казан–Мәскәү юлларының республика участоклары (барлыгы 6 мең км), Казан янында Идел елгасы аша күперле кичү, Зөя, Ык, Иж, Мишә, Чирмешән елгалары аша күперләр һ.б. (барлыгы 35 мең м) проектлана һәм төзелә, аларны ел әйләнәсе файдалану җайга салына.

Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар.

1990–1995 елларда ТР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Медальләр, ТАССР ЮС Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Истәлеге

«Татавтодор» АҖ бинасына Ярцев хөрмәтенә мемориаль такта куела.

Әдәбият      

100 выдающихся дорожников России. М. 2007.                            

Автор — Г.Я.Мәүлетова