Югары Ослан районы территориясендә Печище авылы янында урнашкан.

1960 елда, аеруча зурлыгы белән аерылып торучы өске Казан асъярусы катламнарының бер төре буларак, бөтендөнья стратиграфик эталоннар системасына кертелгән.

Түбәнге Казан асъярусы һәм Татар ярусы арасындагы чикне колачлый.

Беренче мәртәбә М.Э.Ноинский тарафыннан тасвирлана (1899).

Доломит, известьташ, мергель, балчык, алевролит, комташ, вак чуерташтан тора. Целестин, гипс, кальцит, кварц, халцедон, суүсемнәр, умырткасыз хайваннар, моллюск калдыклары, балык тәңкәләре һәм тешләре һәм башкалар очрый.

Печище геологик киселешендә Mn, Cr, Zr, Ti, Ni, Cu, Sr һәм башкаларның югары концентрацияле горизонтлары аерылып тора.

Печище геологик киселешенең гомуми калынлыгы 44–53 м.