Тарихы

1730 елларда Аналыкова буларак нигез салына. 1750 елларда җирле халыкның православие диненә күчүе сәбәпле, Федотовка атамасын ала, хәзер – Аланлык.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү (1910 елда төзелә), чиркәү-приход мәктәбе (1890 елларда ачыла), 3 су тегермәне була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1267 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елда авыл халкы “Сәнәкчеләр” фетнәсендә актив катнаша.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Түбән Чыршылы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Аланлык авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Алмаз” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Портнов), 1950 елда “Средний ключ” (Кузьминовка авылы) һәм “Яшь көч” (Тукмак авылы) колхозлары белән Ленин исемендәге колхозга берләштерелә, 1993 елдан – Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Ленин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – җидееллык, 1941 елда – урта, 2009 елда тулы булмаган урта мәктәп (1935 һәм 1987 елларда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1978 елдан, 2008 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты (2000 елдан), китапханә (1954 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1984 елдан), Архангел Михаил чиркәве (2009 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Аланлык” керәшен фольклор ансамбле (2000 елдан), “Колобок” балалар театр коллективы (2008 елдан) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән “Иваш чишмәсе”, “Мәктәп чишмәсе”, изге “Хачлы чишмә” (2017 елда су коену урыны төзелә) бар.

Күренекле кешеләре

В.И.Антипов (1970 елда туган) – юстиция генерал-лейтенанты, Түбән Новгород өлкәсе прокуроры (2018 елдан);

Гәрәй Рәхим (1941 елда туган) – шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1859 елда – 460,
1889 елда – 720,
1910 елда – 1088,
1920 елда – 1209,
1926 елда – 1144,
1938 елда – 1139,
1949 елда – 888,
1958 елда – 1072,
1970 елда – 844,
1979 елда – 667,
1989 елда – 482,
2002 елда – 477,
2010 елда – 419,
2017 елда – 395 кеше (керәшен татарлар).