Биографиясе

1912 елның 28 апреле, Волынь губернасы Базар Овручский өязе — 2001 елның 31 марты, Израиль.

Н.Г.Чеботарёв шәкерте.

1932 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли: алгебра кафедрасында (1932–1934), Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында (1934–1947).

1947–1975 елларда Мәскәүдә: Физик проблемалар институтында (1954 елга кадәр), СССР ФАнең Теоретик һәм эксперименталь физика институтында (1954 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре реаль үзгәрешленең функцияләре теориясенә, аерым чыгарылмаларның дифференциаль тигезләмәләренә, якынча һәм санлы исәпләү алымнарына, теоретик физикага карый.

Төп хезмәтләре бөтен (санлы) функцияләрне — нульләрнең бүленеше, бөтен һәм аналитик функцияләрне чагыштыру мәсьәләләрен өйрәнү белән бәйле. Мейман дифференциаль тигезләмәләр системаларын, аерым алганда, сызыкча параболик тигезләмәләр системаларын чишүдә рәшәткәләр алымын куллана. Рәшәткәләр алымында тотрыклылыкны һәм җыелучанлыкны өйрәнү юлларын тәкъдим итә, математик физика һәм гидродинамиканың нәсызыкча мәсьәләләрен чишү нәтиҗәләрен ала (Л.Д.Ландау белән берлектә).

Тель-Авив университетының шәрәфле профессоры (1989, Израиль).

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1953).

Хезмәтләре               

Проблема Рауса–Гурвица для полиномов и целых функций. М.–Л., 1949 (автордаш);

Принцип причинности и асимптотическое поведение амплитуды рассеяния // Журн. эксперим. и теорет. физики. 1964. Т. 47, вып. 5.

Әдәбият          

Математика в СССР за сорок лет. 1917–57. Т. 1. Обзорные статьи. М., 1959.