Биографиясе

1939 елның 16 августы, ТАССРың Куйбышев районы Молоствовка авылы – 1999 елның 17 декабре, С-Петербург шәһәре.

Ленин комсомолы исемендәге Югары су асты хәрби диңгез училищесен (1961, Ленинград), Н.Г. Кузнецов исемендәге Хәрби диңгез академиясен (1974, Ленинград), СССР Кораллы Көчләре Генштабының К.Е. Ворошилов исемендәге академиясен (1983, Мәскәү) тәмамлый.

1961–1972 елларда Балтыйк флотында: дизельле су асты көймәсендә штурман, корабль командиры.

1974–1992 елларда Төньяк флотта: атом су асты көймәсе командиры, дивизия командиры, штаб башлыгы, 1988 елдан 11 нче атом су асты флотилиясе командующие.

1992–1995 елларда Хәрби диңгез флотының Югары офицерлар курсы җитәкчесе урынбасары.

Бүләкләре

Октябрь революциясе, 1 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.