Биографиясе

1861 елның 16 апреле, Казан губернасы, Лаеш өязе Байтирәк авылы – 1918 елның 3 маеннан соң, Петроград.

Казан университетын тәмамлый (1883). И.А.Бодуэн де Куртенэ һәм Н.В.Крушевский шәкерте.

1884 елда Дерпт университетына белемен камилләштерү өчен җибәрелә. 1884–1888 елларда Дерпт, Харьков университетларында укыта.

1889–1913 елларда Казан университетында эшли: чагыштырма тел белеме һәм санскрит теле кафедрасы (1889), славян филология кафедрасы (1889–1896) профессоры, тарих-филология факультеты деканы (1905–1911), ректор вазифаларын башкаручы (1908).

1881–1911 елларда Казан университеты кушуы буенча көньяк славяннарның тарихын, мәдәниятен һәм рухи традицияләрен өйрәнү максатында Далматия, Черногория һ.б. илләрдә була.

1896 елда Казанда ир балалар өчен якшәмбе мәктәбе ача һәм анда укыта. 1911 елдан монах, Казан руханилар академиясендә епископ (1912) була. 1911 елдан Казан руханилар академиясе профессоры, 1912 елдан ректоры. 1913 елдан Петербург руханилар академиясе ректоры.

Хезмәтләре славян тел белеменә, чагыштырма тел белеменә, рус диалектологиясенә, Казан губернасы сөйләшләрен өйрәнүгә карый.

Хезмәтләре

Некоторые особенности падежных окончаний имен существительных говора деревни Сорочьи Горы Лаишевского уезда Казанской губернии // Русский филологический вестник. 1883. Т. 9, № 1–2.

Языковедение и славяноведение. Казань, 1889.

Политическая и церковная жизнь славянства в XIX в. // Православный собеседник. 1911. Ч. 1.

Әдәбият

Курганов Ф.А., Царевский А.А., Покровский И.М. Отзыв ... о сочинениях А.И.Александрова // Православный собеседник. 1912. Сент.

Булахов М.Г. Восточнославянские языковеды: Биобиблиографический словарь. Минск, 1976. Т. 1.

Казанский университет. 1804–1979: очерки истории. Казань, 1979.

Славяноведение в дореволюционной России: биобиблиографический словарь. М.,1979.

Автор – Л.К.Бәйрәмова