Эчтәлек

Гомер еллары: 1878/79, Казан губернасы, Тәтеш өязе Зур Фролово волосте Степановка авылы — ?

Чиркәү-приход мәктәбен тәмамлый. Игенчелек белән шөгыльләнә, 12 ел дәвамында җәй айларында Казан, Әстерхан, Баку, Петровск һ.б. шәһәрләргә эш эзләп бара, ташчы булып эшли; кышын киез итек баса.

Дәүләт Думасында трудовиклар фракциясе әгъзасы була, И.Е.Лаврентьев белән элемтәдә тора. 1907 елның 3 июнендә Думаны куып таратканнан соң язмышы билгесез.

Әдәбият  

Усманова Д.М. Депутаты от Казанской губернии в Государственной думе России. 1906–1917. К., 2006.