Биографиясе

1862 ел, Казан губернасы Чистай өязе, башка мәгълүматлар буенча, Самара губернасы Бөгелмә өязе – 1920 яки 1922 ел.

Оренбург губернасындагы Троицк мәдрәсәсендә укыганнан соң, 1890–1913 елларда шул ук төбәктәге Бушман-Суун-Кара-Кыпчак волостеның Тләүмбәт авылы имам-хатибы һәм мәдрәсәдә мөдәррис булып эшли, 1913 елдан – Оренбург губернасының Оренбург өязендәге Югары Биккүз авылында. Бер үк вакытта үзе оештырган «Бушман-Суун-Кара-Кыпчак волосте мөселманнары җәмгыяте» идарәсе рәисе.

Оренбург губернасында яңа ысуллы мөселман мәктәпләре ачуга зур игътибар бирә.

Хезмәтләре исламият, педагогика һәм татарларга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә карый.

Хезмәтләре

Вазаифе инсан. Казан, 1898.

Адабе тәзәүүеҗ. Оренбург, 1908.

Ислам, тәрәккый, ислах. Казан, 1913.

Әдәбият

Сабитов И.Х. Мечтаю вернуть имя деду // Татарские новости. 2008.
№ 3.