- РУС
- ТАТ
Буби мәдрәсәсе җитәкчеләре бертуган Габдулла белән Гобәйдулла Бубиларны хөкем итүгә бәйле мәхкәмә эше (1911–1912)
Патша хөкүмәте 1910 елда татарларның иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген чикләүгә юнәлтелгән киңәшмә үткәрә. Анда татар матбугатына, мәдрәсәләргә карата күзәтүчәнлекне көчәйтергә, мәдрәсәләр санын киметергә, дигән пунктлар да бар. 1911–1912 елларда Идел-Урал төбәгендә тентүләр, кулга алулар ешая. Уфада «Галия» мәдрәсәсен тотучы-иганәчеләрдән морза С.Җантурин өендә, Оренбургта Рәмиевләрнең «Вакыт» басмаханәсендә, иң алдынгы уку йортларының берсе саналган Буби мәдрәсәсендә тентүләр уздырыла.
1911 елның 2 февралендә бертуган Бубилар һәм мәдрәсә укытучылары кулга алына, Сарапул төрмәсенә озатыла. Алар панисламчылык тарафдары булуда, шәкертләр арасында русларга һәм патша хакимиятенә каршы коткы таратуда, панисламчылыкка кагылышлы әдәбият саклауда, яшерен рәвештә «Яшь төрекләр» хәрәкәте белән элемтә тотуда гаепләнәләр. Кулга төшерелгән китап, кулъязма һәм хатларның эчтәлеген шәрехләп фикер әйтү өчен Казаннан Н.Ф.Катанов, Н.И.Ашмарин, П.К.Жузе кебек абруйлы галимнәр җәлеп ителә. Татар җәмәгатьчелеге исә күренекле адвокатларга мөрәҗәгать итә. Мәхкәмә утырышларында Уфадан Ибраһим Әхтәмов, Санкт-Петербургтан кадет, Дәүләт думасы депутаты В.А.Маклаков, Казаннан А.Г.Бать катнаша.
Бер елдан соң (1912, 28 гыйнар) гаепләре расланмаган укытучылар К.Габдерахманов, Миргаяр һәм Мирзамөнәвәр Галиевләр, Ә.Габделсаттаров, Н.Думави-Туктамышев, Х.Сайманов, Г.Саматов, Ә.Сәлимов тоткынлыктан азат ителә.
Хакимият карары белән шул айда мәдрәсә ябыла. Бертуган Бубилар эше 1912 елның 28 маенда Сарапулдагы мәхкәмә утырышында карала, барлык гаепләүләр диярлек кире кагыла. Сәяси караштан чыгып, бертуган Бубилар гаепләнә: Габдулла Буби – 6 айга, Гобәйдулла Буби 2 айга хөкем ителә. Габдулла 1913 ел башында, Гобәйдулла 1912 ел ахырында төрмәдән азат ителә.
Бертуган Бубилар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе: Тарихи-документаль җыентык. Казан, 1999.
Автор – Р.В.Шәйдуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.